Accessibility links

Кайнар хәбәр

EB комиссары Сербия белән хезмәттәшлек итергә чакыра


Брюссель – Европа Берлегенең киңәю комиссары Оли Ренн Берлек әгъзаларын Сербия белән хезмәттәшлек турында килешү имзаларга өндәде.

Бер үк вакытта, аның сүзләренчә, Белградның сугыш җинаятьләре мәхкәмәсе белән ничек хезмәттәшлек итүенә карап, һәр ил бу мәсьәләне үзенчә хәл итә ала.

Һолландия, Белград - сугыш җинаятьләрендә гаепләнгән кешеләрне мәхкәмәгә тапшырмый торып, аның белән килешүне имзаламаячагын белдерде.

Сербия белән хезмәттәшлек мәсьәләсе бүген Брюссельдә Европа Берлеге илләре тышкы эшләр министрлары очрашуында тикшерелде.
XS
SM
MD
LG