Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:04

Быел акча алышынамы?


Альянс Росно Жизнь” дип аталган иминият компаниясенең директоры Сираҗетдин Нәбиев

Альянс Росно Жизнь” дип аталган иминият компаниясенең директоры Сираҗетдин Нәбиев

Бүгенге “түгәрәк өстәл” сөйләшүенең темасы бик кызык һәм актуаль – акчалар үзгәрерме? Соңгы вакытта Россия акчалары ике нулен кисеп, мең сум урынына ун сум кала дигән хәбәрләр тарала башлады. Кайберәүләр үз акчаларын төрле товарга, милеккә әйләндерергә тырыша.


Мондый хәлләр гадәттә сәясәт яки финанс-икътисад хәлләре тотырыксыз булган вакытта килеп чыга. Шул ук вакытта Русиядә стабилизация фондына акча күп салына. Русиянең финанс министры Алексей Кудрин акча үзгәрми дип, кистереп әйтте. Халык бераз тынычлана башлады, ләкин барыбер ышаныч юк. Соңгы вакытта үзәк һәм төбәк газеталарында бу турыда язалар. Төрле карашлар бар. Шушы карашлар турында, аларга мөнәсәбәт хакында әңгәмәдә катнашалар: эшкуар “Альянс Росно Жизнь” дип аталган иминият компаниясенең директоры Сираҗетдин Нәбиев һәм яшь сәясәт белгече Ринат Хәбибуллин. Эшкуарлар, сәясәт белгечләре каршында, әлбәттә, гади кешеләрнең карашлары һәм фаразлары да яңгырарга тиеш. Әңгәмәне Римзил Вәли алып бара.

Сираҗетдин Нәбиев. Халык арасында йөргән сүзләрне бөтенләй инкарь итеп булмый. Акчаның үзгәреп торуы табигый күренеш. Чөнки акча хәрәкәт иткәндә генә, экономика яхшы эшләгәндә генә дөньяда тереклек, бәрәкәт була, шул вакытта гына прогресс, үсеш күзәтелә. Шуңа күрә Россиядәге икътисади ситуация, сәяси хәл тотырыклы бара дип уйлыйм. Әмма ләкин инфляция белән көрәшкәндә, экономика күтәрелгәндә, бөтен халык файдасына, хөкүмәт, дәүләт файдасына акчаларга үзгәрешләр кертү начар түгел.

Римзил Вәли. Хрущев заманында акча үзгәрде, Павлов та акчаларны бераз үзгәртеп куйды.

Сираҗетдин Нәбиев. Монда бик мөһим әйбер килеп баса. Безне җитмеш ел буе Советлар Союзы вакытында сез уйламагыз, сезнең өчен уйлый партия, сезнең эшегез – сигез сагәть эштә эшләп кайту, ашау-эчү, ятып йоклау, калганы – партия эше, дип әйттеләр. Ә хәзерге вакытта базар икътисады таләп итә - син үз башың белән эшләргә тиеш, үзең акча белән идарә итә белергә тиеш, финанс яктан син белемле, тәҗрибәле булырга тиеш. Шуңа күрә һәр кеше кулындагы акчасын пыяла банкага җыярга, аны мендәр астында тотарга тиеш түгел. Һәрбер тиен акчаны эшләтә белергә кирәк.

Римзил Вәли. Димәк, бу очракта кемдер акчасын капчыкка тутырып куйса, алар яначак.

Сираҗетдин Нәбиев. Әлбәттә, яна. Бер генә мәртәбә янмады, күп мәртәбә янды. Адәм баласына Аллаһ Тәгалә акыл биргән, фикерләү сәләте биргән, кеше кулындагы акчасын экономикага, бизнеска һәм эшмәкәрлеккә дөрес итеп салып, югалтмыйча эшли торган итү өстендә уйларга тиеш. Сез әйтеп киткән реформалар нигезендә бик күп акчаларын югалтучылар булды һәм бик күп файда ясап алучылар булды. Монда финанс наданлык аркасында кешеләр акчасын югалтты. Без бүген уйларга тиеш, әгәр дә иртәгә деноминация булса, кулымда булган акчам нинди халәттә булырга тиеш? Ничек аны югалтусыз саклап калырга?

Римзил Вәли. Әгәр дә ул урланган акча булмаса, илтеп бирәсең дә алыштырасың бит инде.

Сираҗетдин Нәбиев. Илтеп бирү, алыштыру дигәндә, пыяла банкада минем акчам җыела икән, яңа акчага алыштырганда, мин аны югалтам. Һәр деноминация акчаны арттыруга әйләнми, ул үз кыйммәтен киметүгә әйләнә.

Римзил Вәли. Кемнеңдер банкасы базда онытылып калырга мөмкин. Яки аның хуҗасы үлеп китә.

Сираҗетдин Нәбиев. Шуның өчен, әгәр дә пыяла банкада акча ята икән, бу акча түгел, бу гади кагәзь кисәкләре генә. Акча үз вазыйфасын шул вакытта үти, әгәр дә ул эшләп торса. Акчадан да күп эшләгән әйбер юк. Акча суткасына егерме дүрт сәгать эшли, адәм баласы егерме дүрт сәгать эшли алмый. Әгәр акча суткасына егерме дүрт сәгать эшләмәсә, ул акча түгел. Шул әйберне аңларга кирәк һәм бүгенге көнгә җитәрлек расходка тотылган акчаны кулыңда була икән, ә калган акчаны ничек дөрес итеп урнаштыру мәсьәләсен безнең компания бик яхшы итеп аңлатып бирә.

Римзил Вәли. Шулай да халык вәкиле буларак, акча алышканда файда гына була дигәнгә ышанып бетмим. Безнең арада яшь сәясәт белгече Ринат Хәбибуллин. Ренат, туксан сигезенче елда нольләрне кисүне сез хәтерлисезме? Тәэсирләр ничек соң? “Альянс Росно Жизнь” компаниясе җитәкчесе - бөтенләй соңгы тиеннәре түгел - тыныч кына кабул итә. Ә яшь сәясәтче нольләр сызуны күргәч, нинди хисләр кичерде икән?

Яшь сәясәт белгече Ринат Хәбибуллин

Ринат Хәбибуллин. Әлбәттә, деноминацияне үткәрү, ул инфляциянең зур булуына бәйле. Икенче яктан караганда, инфляция аз булганда гына деноминация үткәрү мөмкин санала. Әлбәттә, күбесенчә беренче караш таралган. Белгәнебезчә, хәзер Россиядә инфляция зур. Европада инфляция ун проценттан арта. Бу инфляция белән көрәшү өчен, аны әзрәк киметү өчен шундый инициативалар барлыкка килә. Гомумән алганда инфляция белән көрәшү өчен ысуллар бик күп. Алар икътисади да, сәяси дә булырга мөмкин. Инфляция белән деноминация аша көрәшү теләге бар. Халыкара факторлар да юк түгел. Әйтик, хәзер АКШ ипотека кризисы кичерә. Ул күп илләрнең икътисадына йогынты ясый. Шуңа күрә аларның фонд базарында кризис күренә. Бу Россиягә дә тәэсир итә. Бу кризис белән көрәшү өчен Россия үзенең җавабын әйтә. Деноминация реформасы сәясәткә дә бәйләнергә мөмкин. Хәзер Россиядә шундый период уза – сайлаулар бик күп. Дәүләт Думасында сайлаулар узды, март аенда Россиянең Президенты да сайланачак. Хөкүмәтебез алышыначак. Әлбәттә, министрларның күбесе калачак. Ләкин монда күп кешеләр үзенең позициясен саклау белән мактана алмый.

Римзил Вәли. Аларга үз позициясен саклау өчен нольләр кисү кирәкме?

Ринат Хәбибуллин. Кайбер кешеләр, үзенең позициясен саклау өчен, бер реформа башкарса, һәм ул яхшы, уңайлы үтсә, безнең позиция тагын да ныгыячак.

Сираҗетдин Нәбиев. Әгәр дә бу акча алыштыру дәүләт өчен, аны ныгыту өчен җиңеллек китерә икән, бу очракта Путин белән Медведев бу эшкә барырга мөмкиннәр. Әгәр дә бу олигархлар файдасына гына эшләнсә, Путин белән Медведев бу әйбергә бармаска мөмкин, чөнки коррупцияга бик каты көрәш ачырга тырышалар.

Римзил Вәли. Сез әйткән зур җитәкчеләр коррупциядә дип матбугатта күрсәтелми һәм без белмибез, коррупция ул акча җыйнаумы, акцияләр җыйнаумы, яки сәяси дивидентларны, мәгълүмәт чараларын бер кулда тотумы? Шушы бәхәсләр чыга башлагач та, кешеләр акчаларын тиз-тиз генә банкалардан, оекларыннан тартып чыгара башладылар. Банклар һәм сезнең кебек иминият компанияләре куангандыр инде. Ничек карыйсыз, бәлки бу халыкның кесәсеннән акчаны тизрәк суыртып алыр өчен кирәктер.

Сираҗетдин Нәбиев. Халыкның акчасын пыяла банкасыннан һәрвакыт суыртып алырга кирәк. Чөнки пыяла банкада яткан акча – акча түгел. Туксанынчы елларда булган сез әйткән өч нольне сызган вакытта Сбербанклар илле миллион сумга хәтле кредит бирә башладылар. Һәр кеше моны ала алмады. Ниндидер бер катлам аны алды. Ул акча сигез процентка егерме биш елга хәтле бирелде. Мин ул вакытта чиновник булмадым әле, безгә илле миллион бирмәделәр, унбиш миллион гына. Ул вакытта биш миллионга өй салып була иде. Мин ул миллионнардан курыктым, бишне генә алдым.
Дүрт ай узды, нольләрне сызып аттылар, минем биш миллионым калды биш мең тәнкә булып, айлык хезмәт хакым биш мең тәнкә булды, бер айда Бауман урамындагы Сбербанкка биш мең тәнкә акчаны төшердем дә, кредитымны каплап та куйдым. Ул вакытта бик тәҗрибәле җитәкчебез Казанның уртасында өч этажлы коттедж салып куйды. Ул вакытта коммунистлар методы белән тикшеренүләр күп иде, аны киләләр дә тикшерәләр, аның кадагына хәтле кибеттән сатып алынган документы бар. Ул үзенә дә, хатынына да, малаена да акча алган иде. Аның да нольләре сызылып куйды. Ул да бер айда кертеп түләде. Мин безнең финанс наданлыгыбыз турында әйтәсе килә. Без акча белән идарә итә белмибез. Без акчаны эшли беләбез һәм тиз генә эшләгәннән артык итеп туздыра беләбез. Ике ай элек мин телевизордан карадым, Путин халыкның финанс наданлыгын бетерү өчен бер миллион доллар акча юнәлтте.

Римзил Вәли. Ринат, син әзерме кредит алырга? Мин, мәсьәлән, унбиш процентка кредит алырга куркам. Чөнки биш-алты елдан процентлар аркасында машинаның яки өйнең бәясе ике тапкыр арта бит. Мәсәлән, мин ике миллионга фатир алам, минем процент ага да, мин дүрт миллион түләргә тиеш. Каян алыйм мин алты елдан соң бу дүрт миллионны? Бу бай кешеләр өчен генә микән, гади кешеләргә кагыламы бу әйбер?

Ринат Хәбибуллин. Безнең буыныбыз яңа дөньяда, яңа карашларга консерватив карамый. Өлкән буын базар мөнәсәбәтләренә озаграк әзерләнә һәм аларны бик авыр кабул итә. Яшьләр бу яңалыкка уңай карый.

Римзил Вәли. Ә сезнең күзегез белән караганда, бүген акчалар белән уйнарга җайлымы? Әзрәк көтеп торыргамы әллә?

Ринат Хәбибуллин. Монда иң төп сорау – сәяси шартлар. Туксан сигезенче елдан ун ел үтте, бу ун ел эчендә хөкүмәт булдыра алганча сәяси шартларны да, игътисади шартларны да ныгытты. Безнең инвестицион климатыбыз көннән көн яхшыра бара. Россиягә төрле илләрдән инвестицияләр килә.

Римзил Вәли. Бигрәк тә Мәскәүгә күп килә, анда хәзер гади эшчеләргә 30 мең түлиләр.

Ринат Хәбибуллин. Бу икенче мәсьәлә, акчаның бер урынга туплануы.

Римзил Вәли. Өч нольне сызганнан соң сигез ел үтте. Акча тагы күбәйде. Аны киметергә кирәк. Акча саный торган машиналарны яңартырга кирәк. Бөтен хисапны яңартырга кирәк. Ун ел эчендә ун процент инфляция булгач, акчаның күләме ике тапкырга үзгәрә. Акчаның нольләре симергән, менә транспортның билет бәясе илле процентка артты. Гади халык, пенсионерлар шактый киренке хәлдә. Карап торам, урам тулы иномарка, мобиль телефон, йорт алырга чират. Шул ук вакытта бик күп кешеләр тукталышларда сүгенеп басып торалар һәм барысының фикере бер нәрсә – акча турында. Һәрвакыт җитми, ә хәзер үзгәрә, диләр. Сөйләшүнең йомгагын ясаганда нинди киңәш бирәсез тукталышлардагы менә шушы гади кешеләргә?

Сираҗетдин Нәбиев. Гади кешеләрне генә аерып куеп булмый, Путиннан алып бөтенебез гади кешеләр. Бер вакыйганы искә төшерәсем килә. Алтмыш беренче елда мин авылда яшәдем. Ул вакытта кешенең бер велосипеды булса, ул бай кеше дип санала иде. Бүгенге көндә тырышып эшләгән кешенең ишек алдында дүрт машина – малайныкы, кияүнеке, үзенеке, кызныкы. Бу үсешне күрсәткән нәтиҗә. Ә сүгенгән кеше сүгенүдән башканы белми. Мәсәлән, минем квартирам бар. Аның бәясе ике миллион сум. Мин нишләргә тиеш? Инфляция була дип сүгенеп йөрергә тиешме? Мин квартирамны залог итеп банктан кредит алам, егерме процент булсын. Безнең компанияда еллык доход кырык процентка сала торган механизм бар. Мин шунда акчаны салып куям. Егерме проценты ике миллионны түләргә бара, ә егерме проценты миңа доход булып кереп бара. Минем квартирам миңа акча эшли. Күз алдына китерик, ике миллионның нольләрен сыздылар, мин нәрсә югалтам? Бер нәрсә дә югалтмыйм. Ике миллионнан егерме процент бара иде, нольләрне сыздылар, ике меңгә бара процентым.

Римзил Вәли. Яшь буынны акча мәсьәләсе борчыймы?

Ринат Хәбибуллин. Яшь кешеләрне дә бу мәсьәлә борчый, чөнки акча бик актуаль булган нәрсә. Деноминация үзләренең плюсларын һәм минусларын алып килә. Плюсларының күп булуы да күренә. Деноминация – ул кемгәдер кирәк булган әйбер түгел. Медведев, Путин сүзләрен кабатлап әйткән иде: “Россиядә егерменче гасырда ук инкыйлапларга лимит бетерелде. Хәзерге сәясәттә дә, экономикада да адымнар әкрен барачак. Әгәр дә адымнар тизәйсә, кризис барлыкка килү бик тә ихтимал. Ә бу инкыйлапка да китерергә мөмкин. Шуның өчен безнең һәр бер адымыбыз әкрен барачак.

XS
SM
MD
LG