Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 01:03

Илсөя Бәдретдинова Уфада һәм Туймазыда уңышлы чыгыш ясап, Казанга кайтты.

Соңгы елларда Татарстан һәм Башкортстан мөнәсәбәтләре катлаулы булуы ике республика арасында мәдәни багланышлар кимүе турында фикерләр ишетелә. Әмма шуңа карамастан, ике республика һәм татар, башкорт милләтләренең вәкилләре, бигрәк тә иҗади интеллигенция, бер-берсенә тартылалар. Элегрәк проблемалар булуга карамастан, хәзер Татарстаннан бик күп җырчылар, артистлар Башкортостанда яшәүче милләттәшләр алдында чыгыш ясарга баралар. Узган ял көннәрендә популяр эстрада җырчысы Илсөя Бәдретдинова Уфада һәм Туймазыда уңышлы чыгыш ясап, Казанга кайтты.
Яңарак кына Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия театры Казанда гастрольләрдә булып китте. Аз булса да, телләр аермасы да бар. Башкорт психологиясе һәм эстетик идеаллары да аерыла. Шуңа карамастан, Татарстан тамашачысы Башкорт театрын йотлыгып карады. Залда утыручыларның кайберләре колакчын аша тыңласа, алар руслар яки рус теллеләр булып чыкты. Башкорт теленнән татарчага тәрҗемә кирәк булмады. Ә инде Фидан Гафаров белән Нурия Ирсаеваның җыр кичәсе теләсә нинди ажиотажны узып китте. Башкорт театрының “Мулла”, “Күке оясы”, “Кодача” һәм башка спектакльләре ахырында кул чабулар гадәттәге театр алкышларыннан озаграк һәм көчлерәк иде.

Татар белән башкорт арасында ниндидер упкын ярылган, диючеләр хаклы түгел, һәм алар иң кимендә ялгыша. Халык ул милли җыр, театр дигәндә бары тик үзенә якын авазларга һәм идеалларга омтыла. Ә татар белән башкорт рухи идеаллары бик якын яки бөтенләй бер-берсеннән аерылмый.

Шулай да, Илсөя Бәдретдинова Туймазыда һәм Уфаның резина-техник җиһазлар заводы Мәдәният йортында концерт куеп кайтуы, бераз шикләндергән иде. Чөнки Илсөя Бәдретдинова Татарстанда да, Башкортостанда да артык киң танылган җырчы түгел. ТВдә, радиода реклама такталарында сирәк күренә. Музыкаль язмалары да ике генә тапкыр чыкты. Һәрхәлдә, көчле реклама оештырмасаң, ниндидер Илсөя дип тамашачылар килмәскә дә мөмкиннәр. Өстәвенә, Илсөя Бәдретдинова Казанның үзендә дә социаль һәм иҗтимагый темалар күтәрүче бу җырчының репертуары катлаулы тэәсир калдыра. Кайберәүләр сәясәт, милләт турында түгел, ә каен-миләш турында гына җыр тыңларга тели. Шулай да, башкортстанлылар Илсөяне яхшы кабул иткән. Илсөянең иҗатташы, аның җырларын язучы Илфак Шиһапов болай диде.
Мин залны туп-тулы булды, дип әйтә алмыйм. Ләкин безнең концертны 500дән артык кеше карады. 4 сәгать барган концертның ахырында зал соңгы җырны җырлаганда басып алкышлады. Мондый хәл 3 ел элек Илһам Шакиров килгәндә шундый хәл булган иде, дип әйтүчеләр булды. Кулымны йөрәгемә куеп әйтә алам: Уфа безне кабул итте. Програмга без бар сәяси җырларны да керттек. Журналистлар да бик күп килгәннәр иде, - диде Илфак Шиһапов.
Чыннан да, халык санын алу вакытында һәм Республика президенты сайлаулары вакытында Башкортостан татарлары язмышы зур бәхәсләр уяткан иде. Мәктәпләрнең кыскаруы, кайбер районнарның татарларның саны кимеү әле дә борчый. Әмма татарны татар итеп тану һәм шактый гына дәрәҗәдә милли, мәдәни мөмкинлекләрнең үсеш алуы Башкортостанда хәзер көчлерәк сизелә.

Илфак Шиһапов әйтүенчә, шушы көннәрдә генә Башкортостан сәхнәләрендә тагын берничә Казан җырчысы концертлар куя. Аларга киртә салучы да юк, залларда да халык тулы. Шунысы кызык, Салават, Хәния һәм дә Илсөя Бәдретдинова җырлаганын тыңларга килүчеләр арасында башкорт милләте вәкилләре дә хәтсез генә икән. Хәер, сәнгатькә мөнәсәбәт һәрвакыт шулай булды. Ә менә сәясәтчеләр үз хәлләрен уртакларын аңлау күптән кирәк иде. 15 еллап элек гөрләп торган милли хәрәкәтнең мөстәкыйльлек юлларындагы үзгәрешләр дә ике республика өчен уртак. Бәлки шуңадыр Илсөя Бәдретдинованың ”Хәтерлисеңме?” дигән җырын милли хәрәкәт ветераннары күз яшьләре белән тыңлыйлар. Уфа да, Казанда да.

XS
SM
MD
LG