Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бөгелмә һәм Минзәләдә фаҗигаләр


Һәлак булучы 4 бала бер гаиләдән.Бөгелмәдә 3 көнлек матәм көне игьлан ителгән. 3 бала хастаханәгә озатыла, берсе реанимациядә.

Фаҗига буласы көнне Бөгелмә районы һәм шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев махсус киңәшмә уздыра. Ул анда кар күп яуу сәбәпле, шәһәрдәге карылмаларның, юлларның куркынычсызлыгын тәэмин итү турында сүз алып бара. Ләкин бәла көтмәгән урыннан килеп чыга.
Шәһәр һәм район башлыгы Мәһдиев кар, буран көчләренә каршы тору буенча киңәшмәне 14 сәгатьтә үткәрсә, балалар фаҗигасе кичке 17.00- ләр тирәсендә була. Һәр хәлдә Бөгелмәнең гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре балаларның кар астында калуы турындагы хәбәрне 17сәг. 30 минут тирәсендә ала. Бу хакта “Азатлык” хәбәрчесе “Бөгелмә авазы” газетасы журналисты Әлфия Мостафина мәгьлүматьларыннан белде:
“Кар ишелмәсе астында 9 бала кала. Аларның берсе, кар астыннан чыга алганы олыларны чакырырга йөгерә. Кар астыннан 8 баланы казып алалар. Кызганычка каршы 4 баланың – 9 сыйныф укучысы Виталий Макаров, 6 сыйныфтан Артем Соловищев, 5 сыйныфтан Регина Хөсәенова, 1 сыйныфтан Владик Соловищеның гөмерләре кар ишелмәсе астында өзелә. 3 баланы хастаханәгә озаталар. Бөгелмә хастаханәсенең табиблары әйтүенчә, аларның икесе кардиология һәм имгәнү бүлегендә, 10 сыйныф укучысы Сергей реанимациядә.
Бу балалар бик текә булмаган таудан шуганнар. Тау өстендәме яки астындамы, әлегә әйтүе кыен. Безнең соңгы атна-ун көндә бик күп кар яуды. Кар өемнәре 2 метрны узды. Менә шуларның берсендә байтак балалар уйный. Кар катламы бик калын булып, чыга алмаганнармы, әйтеп булмый әлегә.
Һәлак булучы 4 бала барысы да бер гаиләдән. Аларның фамилияләре төрле, кайсы әни, кайсы әти ягыннан фамилияле. Бу – яңа кушылган гаилә булырга мөмкин.”

Шәһәр хәкимияте һәлак булучыларның туганнарының кайгысын уртаклашкан, хастаханәдә ятучыларга һәртөрле ярдәм күрсәтә. Бөгелмәдә 3 көнлек матәм көне игьлан ителгән. Татарстан прокуратурасы мәсьәләгә ачыклык кертү, гаеплеләрне табу максатыннан җинаять эше ачкан. Кар-бураннар фаҗигасе Татарстан моның белән генә бетми. 27 гыйнварда Минзәләдә 15 яшьлек Дмитрий Маврин тау шуганда кар астында калып, һәлак була.
XS
SM
MD
LG