Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ягулык салу урыннарын тикшерү айлыгы үтәчәк


Татарстанда 84 ягулык станциясе кулланылышка яраксыз табылган
Татарстанда 84 ягулык станциясе кулланылышка яраксыз табылган

2007 ел барышында бу идарә тарафыннан барлыгы 1875 ягулык салу урыннары тикшерелгән. Аларның 800дән артыгы шәхси ягулык салу станцияләре, 500дән артыгы “Татнефть” ширкәтенеке, калганнары башка ширкәтләрнеке. Тикшерелгән ягулык урыннарыннан 84е кулланышка яраксыз дип табылган.

Бүгенге көндә күп кенә машина йөртүчеләреннән ягулыкның сыйфаты начар дигән фикерне ишетергә туры килә. Бигрәк тә бу кыш көне, салкыннар вакытында чагыла. Машина двигателенең кабынмавы, начар эшләве дә күп очракта ягулык сыйфатына бәйле. Кулланучыларның ризасызлыгын истә тотып, Татарстанның ягулык һәм энергетика байлыкларын дөрес файдалану һәм аларның сыйфатын тикшерү идарәсе республикада машиналарга ягулык салу станцияләрен тикшереп чыккан. Бу чараларның нәтиҗәләре белән сишәмбе узган матбугат очрашуында республиканың ягулык һәм энергетика байлыкларын дөрес файдалану һәм аларның сыйфатын тикшерү идарәсе башлыгы Роберт Гыйләҗиев таныштырды. Ягулыкны элек һәм хәзер ничек тикшерүләре турында Азатлыкка ул болай диде.
Русия күләмендә эшләп килүче нефть инспекцияләрен артык тикшерү оешмалары дип санап бетерделәр. Шуннан соң сыйфатлар бик начараеп китте. Татарстанда исә хөкүмәт аларны саклап калды, министрлар кабинетына караган бер идарә эшләп куйды. Безнең идарә нәкъ менә шул тикшерү еше белән шөгыльләнә.
Шулай итеп 2007 ел барышында бу идарә тарафыннан барлыгы 1875 ягулык салу урыннары тикшерелгән. Аларның 800дән артыгы шәхси ягулык салу станцияләре, 500дән артыгы “Татнефть” ширкәтенеке, калганнары башка ширкәтләрнеке. Тикшерелгән ягулык урыннарыннан 84е кулланышка яраксыз дип табылган.
Яңа елдан исә барлыгы 65 ягулык салу урыннары тикшерелгән, аларның 5дә бензин сыйфатсыз дип табылган. Алайда ягулык һәм энергетика байлыкларын дөрес файдалану һәм аларның сыйфатын тикшерү идарәсе башлыгы Роберт Гыйләҗиев башка еллар белән чагыштырганда ягулыкның сыйфаты яхшыра бара ди.
Без моның белән генә кәнагать булып кала алмыйбыз. Шуңа күрә Рөстәм Миңнеханов безгә сыйфатны тикшерү айлыгы үткәрергә кушты. Без бу эшне 4нче февральдән башлыйбыз. Бу эштә безнең белән бергә эчке эшләр министрлыгы да эшләячәк.
Ягулык урыннарын тикшерү айлыгы дәвам иткән вакытта кайнар телефоннар да эшлиячәк, димәк кулланучылар шалтыратып үзләренең тәкъдимнәрен җиткезә ала. Тикшерү нәтиҗәсендә куллануга яраксыз дип табылган ягулык станцияләрен нишләтәчәкләр дигәнгә Роберт Гыйләҗиев болай җавап бирде.
Хәзерге кануннар буенча аларны ябып кына булмый . Канун бит хәзер сатучыларны бик каты яклый. Аны япканчы әле бик күпне үтәргә кирәк. Канун буенча инде аларга карата административ эш кузгалтырга мөмкин, чөнки без барлык эш кәгазьләрен прокуратурага бирәбез. Канунны күпме дәрәҗәдә бозуга карап җәзасы да шулай биреләчәк.
XS
SM
MD
LG