Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскилылар Әлфия Афзалованы яхшы беләләр


“Дуслык йортында” мөхтәрият активистлары
“Дуслык йортында” мөхтәрият активистлары

Омски татар җәмәгатчелеге Әлфия Афзалованың һәм шагыйрә, драматург Гөлшат Зәйнашеваның юбилейларын үзенчәлекле чаралар белән билгеләп үтте.

“Иртыш” өлкә телерадио ширкәте каршында эшләүче “Сәлам” радиотапшыруының чираттагы чыгарылышында, өлкәдә нәшер ителә торган “Татар дөньясы” газетасының гыйнварь ае санында бу шәхесләргә багышланган язмалар бирелде. Шәһәр татар милли-мәдәни мөхтәрияте узган шимбәдә Әлфия Афзалованың тормыш юлына һәм иҗатына, Гөлшат Зәйнашеваның истәлегенә багышланган әдәби-музыкаль кичә үткәрде. Анда юбилярлар иҗатына багышланган зур булмаган күргәзмә дә оештырылды. Кичә шәһәрнең “Дуслык йортында” мөхтәрият активистлары көче белән әзерләнгән тыйнак чәй өстәле артында үтте.
Кичәне алып баручылар башта халыкны танылган шәхесләрнең тормыш юллары һәм иҗатлары белән таныштырып үттеләр, аларның узара дус булулары, иҗат юлларының үрелеп барулары турында сөйләделәр. Аннан соң шәһәр милли-мәдәни мөхтәрияте каршында эшләүче “Өмет” студиясе балалары һәм “Умырзая” ансамбле сәнгатъкәрләре Гөлшат Зәйнашеваның шигырьләрен укыдылар, аның сүзләренә язылган һәм Әлфия Афзалова репертуарында булган җырлар башкардылар.
Алып баручылар Әлфия Афзалованың 1996 елны концертлар белән Омскида булып китүен дә искә төшереп алдылар, ул вакытта эшләнгән видеоязмадан өзекләр күрсәттеләр. Хәзерге кичәгә килүчеләрнең кайберләре Әлфия апаның концертларында булулары турында әйттеләр, хәтирәләре белән дә уртаклаштылар.
Кичә тәмамланганнан соң да кешеләр таралышырга ашыкмадылар. Барсы да мондый әдәби кичәләр киләчәктә дә үткәрелеп торсын иде дигән теләк белдерде. Күңелләрендә туган хисләре белән уртаклашучылар да булды. Чыгыш ясаучылар Әлфия Афзалованың иҗаты белән берникадәр таныш булсалар, Гөлшат Зәйнашеваны бөтенләй диярлек белмәүләре турында сөйләделәр.
Моңарчы без көй һәм сүз авторларына игътибар итми идек. Инде аларның исемнәрен дә истә калдырырга тырышачакбыз”, - диде барысы да. Әңгәмәдәшләр арасында татарча начар белүчеләр дә булды. Чыгышы белән Омскидан булган Роза ханым Карычева шундыйлардан. Татарча сөйләшә алмаганы өчен гафу үтенеп, ул үзенең уй-хисләрен рус телендә белдерде.
Бик матур кичә булды, рәхмәт сезгә, татарча өйрәнәсем килә, мин мәчеткә йөрим, бәлки анда өйрәнермен, - диде.
Кичә икенче көнне филармониянең концертлар залында дәвам иткән кебек булды. Анда Татарстанның атказанган артисты Нәфкатъ Нигматуллинның концерты барды. Концерт барышында җырчы Әлфия апа репертуарында булган берничә җырны башкарды, ә пародия остасы Рафис Фазылҗан сәхнәдә Әлфия апа булып йөреп һәм җырлап күрсәтте. Концерттан соң булган әңгәмә барышында да алар Әлфия апаны яхшы белүләре, аннан үрнәк алулары турында сөйләделәр.
Нәфкатъ Нигматуллин:
Мин Әлфия апаны бала чагымнан беләм. Авылдашларым мина хәтта син Әлфия апа кебек җырлыйсың, диләр иде. Казанга күчеп килгәч, мин Әлфия апаның бер генә концертын да карамый калмаганмындыр. Ул чын мәгънәсендә халык җырчысы, аның җырларының һәрбер иҗегендә дә мәгънә бар. Мин Әлфия апа белән таныш булуыма шатмын, горурланам , - диде.
Пародия ясаучы Рафис Фазылҗанның сәхнәдә ясаган беренче породиясе Әлфия апага булган.
Пародияне характерлы, үзенчәлекле кешеләргә генә ясап була. Мин Әлфия апага, Илһам Шакировка, Хәмдүнә Тимергалеева һәм башка кайбер артистларга пародия ясадым. Әмма тамашачы аларны артистлардан көлү диеп кабул итмәсен иде. Бары тик хөрмәт иткән, яраткан артистларымны гына күрсәтәм мин сәхнәдә. Әлфия апа алар арасында, - диде Рафис Фазылҗан .
XS
SM
MD
LG