Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ана теле буенча өлкә олимпиадасы үтте


Элек, өлкә олимпиадасы биремнәрен үтәү өчен, укучылар Оренбурга килгән булсалар, хәзер өлкә үзәгендә аларның эшләре генә тикшерелә.

25-нче гыйнварда олимпиада нәтиҗәләре билгеле булды. Олимпиадада 9,10,11 сыйныфлардан , өлкәнең төрле районнарыннан, 28 укучы катнашкан.
Башка еллардан аермалы буларак, әлеге олимпиада сораулары Казаннан җибәрелгән. Ә бу инде, үз чиратында, төгәл җаваплар белән сорауларны ачыклады.
Җюри сәркәтибе вазыйфасын Оренбур дәүләт педагогия университеты доценты Әлфия Әбделхәликова башкарды. Әгъзалар: 2-нче санлы педагогия көллиятенең татар теле укытучысы Гүзәл Хәсәнова һәм “Яңа Вакыт” гәҗите хәбәрчесе Әминә Моратова булдылар. Әминә Моратова түбәндәгеләргә игътибар иткән:
Бу бәйгедә грамматикага игътибар күбрәк бирелгән һәм җаваплары төгәл булганы күренә. Әдәбият буенча биремнәрдә : үз туган телен белүләре белән горурланып, тик тормышта урыс теленең дә мөһимлеген тиешенчә исбатлап язганнар.
Йомгакларга килгәндә алар болайрак:
9,11 сыйныфлар арасында беренчелекне Северный районының Бакай мәктәбеннән Гөлфия Кәбирова белән Юлия Гәйфуллина яуладылар. 10-нчы сыйныфлар арасында Шарлык районыны, олимпиада нәтиҗәләре буенча әлеге мәктәп укучылары алдынгылардан санала. Алардан бик азга гына Пономарёвка, Кувандык һәм Шарлык районнарының укучылары калыша.
Башкорт теле һәм әдәбиятенә килгәндә, олимпиадада 7 районнан 11 укучы катнашты. 9-нчы һәм 10,11сыйныфлардан беренчелекне : Красногвардей районы Даут Юлтый мәктәбеннән Айгөл Райманова һәм Төйлегән районының Аллабердино мәктәбеннән Ләйсәнә Казбикова. 2-нче һәм 3-нче урыннарны Александр районының Исәнгилде, Котош мәктәбе укучылары алдылар. Чагыштырмача, узган елны башкорт мәктәпләреннән олимпиадада 14 укучы катнашкан иде.
XS
SM
MD
LG