Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорстанда 14 яшьлек егет кар астында калып үлгән


Уфа – Башкорстанның Бишбүләк районы Алексеевка авылында 14 яшьлек егет кар астында калып үлгән.

Республиканың эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, дүшәмбедә мәктәптән кайткач, ул йөреп керәм дип урамга чыгып киткән. Озак вакыт кайтмаганнан соң, ата-анасы эзли башлаган, тапмагач, милициягә мөрәҗәгать иткәннәр. Икенче көнгә генә егетнең гәүдәсе өеннән 300 метр ераклыкта кар белән капланган чокырда табылган.

Берничә көн бураннар булу сәбәпле, бу төбәктә бик күп кар өемнәре барлыкка килде.
XS
SM
MD
LG