Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ачык микрофон: Балагызны гаскәргә җибәрер идегезме?


- Җае чыкса, калдыру ягында. Хәзер андагы хәлләргә карасаң, егетләрне хезмәткә җибәрерлек түгел. Чөнки телевизордан күрсәтәләр әнә - күпме егетне кайтаралар. Берсе әнә гарип булып кайтты да, аннан соң үлде.
- Дедовщина бар җирдә дә бар.
- Ләкин минем балаларым булса, мин аларны калдырыр идем мөмкинчелек булса. Үземнең дә бик теләп барасым килми.
- Мин укып бетергәч, барып кайтасым килә. Хезмәт итү 1 елга гына калды бит хәзер.
- Юк, юк, балаларымны җибәрмәячәкмен.
- Ничә тапкыр телевизордан күрсәттеләр, төрле-төрле җирдә көн саен яңа егетләр үлгәннәрен. Аларны үтерәләрме, әллә үзләре үләләрме, беркем белми.
- Мин җибәрер идем. Чөнки һәр егет чын ир булып кайтырга тиеш. Минем бик күп дусларым кайтты, бөтенесе дә яхшы булып кайттылар, чын ир булып кайттылар.

- Калдыру ягында, чөнки күңелем тыныч түгел.Һаман кайтарып торалар бит, я гарип итеп, я үле килеш кайтаралар.
- Юк. Элек армиягә бармаган кешенең абруе булмаган, кызлар да аларны яратмаган. Бүгенге көндә капма-каршылык. Күпме кеше балаларының мәетен кайтардылар. Беспредел.
- Бүгенге очракта җибәререр идем. Хәзер бер ел гына хезмәт итәләр. Телефоннар бирәләр хәзер, балаң белән сөйләшеп торырга була. Җибәрер идем.
- Балаларны мыскыл итәләр, юк, җибәрмәс идем.
- Бүгенге көндә армиянең нинди хәлдә булганын тыңлыйсың: тегесен кыйнаганннар, монысын кайтарганнар, исең китәрлек, беспредел.
- Җае чыкса, калдырыр идем. Чөнки анда балаларны кимсетәләр, рәнҗетәләр, җәберлиләр.
- Мин үзем Монголиядә хезмәт иттем. Әмма миңа 22 яшь иде хезмәткә киткәндә. Аларны 18дән алып китәләр, ул дөрес түгел. 20 яшьтән хезмәткә җибәререргә кирәк аларны, башларына акыл кергәч.
- Шулкадәр куркабыз армиядән, чөнки хәзерге армиягә бик зур игътибар кирәк, зур контроль, реформа кирәк. Без балаларыбызга Ватаныбызны сез сакларга тиешсез, дибез, Ватан да, әни кебек бер генә ул дибез, ә шул ук вакытта балалар өчен куркабыз.
- Хәзерге вакытта кем мәнфәгатен якларга тиеш ул? Мин хезмәт итүнең мәгънәсен күрмим һәм аңламыйм.
- Җибәрмәдем дә, беркайчан да җибәрмим дә. Ничек алып калу - анысы инде сер. Гәскәр тотып кемнән күркабыз без? Әнә үзебезнең илдәге бандитлардан куркырга кирәк безгә. Ә башка илнекеләр безгә тими.
- Күпме сугышалар, үтерәләр. Беркемнең дә үз баласын үстереп, үтертәсе килми инде.
XS
SM
MD
LG