Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәүләт Шурасына еллык юлламасында Шәймиев ни сөйләр?


Татарстан президентының Дәүләт Шурасына 2007 елгы юлламасы
Татарстан президентының Дәүләт Шурасына 2007 елгы юлламасы

31 гыйнварда Татарстан президенты Дәүләт Шурасына еллык юллама ясыйячак. Бу республика башлыгының 11 юлламасы була. Аны тыңлар өчен пәнҗешәмбе Салих Сәйдәшев залына 650дән артык кеше җыелачак.

Алар арасында депутатлардан тыш, сәясәт, икътисад өлкәләрендә эшләгән җитәкчеләр, җәмәгать эшлеклеләре дә булачак.
Президентның быелгы юлламасында кузгалтылачак төп темаларның берсе - Русия белән Татарстан арасындагы вәкаләтләрне бүлешү шартнамәсе булачак. Билгеле бу турыда президент үз юлламаларында 2004 елдан бирле әйтеп килә иде. Әмма ул елларда яңа шартнамә расланмау сәбәпле бу турыда сөйләүләр тыныч кына барды. Шартнамәнең яңасы булдырылгач, хәзер инде бу турыда горурлык белән сөйләп була.
Моннан тыш быелгы юлламада моңа кадәр өч елда искә алынмаган федерализм темасы да урын алачак ди президентның сәясәт буенча киңәшчесе Рафаэль Хәкимов. Билгеле соңгы елларда федераль үзәк тарафыннан төбәкләрдән күп кенә вәкаләтләр алынды, әйтик шуларның берсе - төбәк башлыкларының халык тарафыннан сайлануын бетерү.

Ләкин пәнҗешәмбе булачак җыелышта президент бу хакта күтәренке рух белән сөйлиячәк, чөнки көннән-көн хакимияткә федерализм үтеп кереп бара ди Рафаэль Хәкимов. Юлламада шулай ук Русиядә узган Дума сайлаулары турында, бигрәк тә бу сайлауларда Татарстанның күпчелек тавышны “Бердәм Русиягә” бирүе турында да сүз чыгар дип фаразлый белгечләр. Әлбәттә, биредә якынлышып килүче Русия президенты сайлаулары, аеруча президентлыкка намзәт булучы Дмитрий Медведев турында да сүз булмый калмас дип фаразлана.
Халыкара элемтәләргә килгәндә, элекке юлламаларында президент Татарстанның күбрәк Азия илләре белән бәйләнешләренә тукталса быелгы юлланмада сүз күбрәк Татарстанның Көнбатыш илләре белән мөнәсәбәтләре турында барачак ди президент киңәшчесе Рафаэль Хакимов.
Яшәешкә килгәндә Шәймиев узган 2007 хәйрия елына нәтиҗә ясаячак, Татарстанда ятим балаларның саны кимүе турында сүз әйтәчәк дип фаразлана. Президент юлламасында кузгалтылачак мәсьәләләр белән тулырак Азатлыкның пәнҗешәмбе чыгарылышында таныша аласыз.
XS
SM
MD
LG