Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гаскәрендә татар егетләрен җәберләү дәвам итә


Татарстаннан Русия гаскәренә егетләр күп китә. Балык бистәсенәнн Замирны да әнисе армиягә озатты... Аның язмышы ничек булыр?
Татарстаннан Русия гаскәренә егетләр күп китә. Балык бистәсенәнн Замирны да әнисе армиягә озатты... Аның язмышы ничек булыр?

Узган ел хәрбиләрнең күбесе үз-үзенә кул салып үлгәннәр, ди “Интерфакс” мәгълүмат агентлыгы. Алар бу нәтиҗәне Русия саклану министрлыгыннан алган мәгълүматларга карап әйтә. Нинди очракларда солдатлар теге дөньяга китә? Ни өчен Татарстаннан киткән солдатның әнисе улы өчен нык борчыла, авырып хастаханәгә элегә, ярдәм сорап радиога шалтырата.

Русия саклану министрлыгының “Интерфакс”ка биргән саннарына карасак, 2007 елда хәрби бурычны үтәгәндә 442 егет һәлак булган. Шуларның 126 очрагы бәхетсезлек очраклары, 41-е транспорт белән дөрес файдаланмау, юл кагыйдәләрен бозуга бәйле. Бер-берләрен үтерү яки ялгышлык белән теге дөньяга җибәрү - андый 23 очрак теркәлгән. Хәрби дәрәҗәне тиешсез куллану, уставны бозу белән бәйле үлемнәр - 15 булган. Коралны дөрес кулланмыйча үз-үзенә, янындагыларга ату яки башкача гомерләрен өзү очракларын 13-не теркәгәннәр.

Әйткәнебезчә, хәрбиләр арасында үз-үзенә кул салучылар күп, 442 очракның - 224-е. Нәрсәдән бу шулай? Нинди вакыйгалар, эш-гамәлләр солдатларны соңгы чиккә җиткерә? Бәлки “Азатлык”ка шалтыратып улының армиядә булган хәлләрен сөйләгән Мәрзия Әмирханова хәрбиләр мәсьәләсенә күпмедер ачыклык кертер. Мәрзия ханым турында без сөйләгән идек инде, алданрак ул улының Татарстан хөкүмәте биргән кесә телефоныннан сөйләшә алмавын әйткән иде. Бу юлы хәлләр тагын да катлауланган.

“Улымның телефонын урлаганнар. Без мәхкәмә эше ачмакчы идек, бу хәбәр аларның хәрби бүлек командирына барып җиткән һәм Маратны “барсы да яхшы…” дип әйтергә күндергәннәр. Улым хатта язган сүзләрен кире кага. Аны моңа мәҗбүри иткәннәр.”

Шулай итеп солдат анасы авыр хәлгә калган, көн саен улының хатларын укып елый икән. Күп дару эчеп хастаханәгә дә элегә.

“Мин менә намаз укучы хатын, үз-үземә суидцид ясадым дисәм дә була. Тынычландыра торган 10 төймә дару эчеп хастаханәгә эләктем. Менә әле шушы көннәрдә бераз кеше кыяфәте кертеп өйгә кайтардылар.”

Ә бит югыйсә алдагы тапшыруларда Мәрзия Әмирханованың улы Марат хезмәт иткән Сарытау өлкәсе Балашова шәһәрендәге хәрби штаб башлыгы, подполковник Сергей Загорняков “Азатлык”ка "барсы да тәртиптә, бездә “бабайлык” юк" дигән иде бит. Ләкин Маратның язган хатлары чәчләрне үрә торгыза ди, солдат әнисе.

“Ничек ул хатлар цензура аркылы үткән икән. Ул бит гел зарланып яза: “Әни кыйныйлар, әни … тегендә китереп типтеләр…авырта... Миңа типкән егетнең аягы сынып хастаханәдә ята.”

Ана кеше Казанның кеше хокукларын яклау үзәгенә дә мөрәҗәгать иткән. Тик хәлләр яхшыга үзгәрмәгән.

“Кеше хокукларын яклау оешмасы эшне мәхкәмәгә җибәрегез ди. Ә бит минем малай хәзер барлык начарлыкларны кире кага. Аны кыйный-кыйный, сөйләсәң үтерәбез дип тә куркытканнар бугай инде. Малайның үз сүзе юк хәзер, җитәкчеләре алдында сөйләтәләр. Мин пошманга төштем, нык кайгырам. Дөньяны каргыйм, хәрбиләрне, улымны да каргадым инде… яшисем килми, миңа нишләргә?!”-
ди солдат анасы Мәрзия Әмирханова.

Ул матбугат чараларына чыгып улына карата басымны киметмәкче була. Хәрбиләр “яхшы” ди, ә солдатлар әниләренә зарланып хат яза.
XS
SM
MD
LG