Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 07:47

Мәскәүдә Роберт Нигматулин белән очрашу


25 гыйнварда Мәскәүдә академик Роберт Нигматулин , чыгышын Русия икътисадын ничек үзгәртеп корырга?-дигән темага юнәлдерде.

25 гыйнварда Мәскәүнең мәдәни үзәгендә академик, Русиянең океонология институты директоры Роберт Нигматулин белән очрашу булды. Сорбонна, Кимбридҗ һәм Американың танылган университетларында дәвамлы лекцияләр укучы академик, очрашуга килгән галимнәр, җурналистлар, гомүмән халык алдындагы чыгышын Русия икътисадын ничек үзгәртеп корырга дигән тема юнәлешендә алып барды.
Минем математик булуым төрле юнәлештә эшләргә мөмкинлек биргәнгә күрә, мин үз профессиям кысаларында гына калмый, бүгенгә көн кадагында торган темалар белән тирәнтен кызыксынам, диде академик.
Ул чыгышын күптән түгел генә рус телендә дөнья күргән «Как обустроит Россию» китабы җирлегендә алып барса да, башта үзенең укытучылары, кайларда эшләгәнлеге турында да мәгълүмәт бирде. Бүгенге көндә кешелек дөньясын борчыган күп төрле сорауларга кагылды. Мәсәлән, җир шарының гомүм җылынышы турында ул:
әгәр дә кешенең 36.6 да булган тән җылылыгы 37.5 күтәрелгән вакытта гына да кеше үзен авыру итеп хис итә. Димәк, әгәр дә җир шарында һава җылынышы күтәрелсә, биредә төрле авырулар, әле фәнгә билгеле булмаган вирус- микроблар да килеп чыгарга мөмкин, диде.
Шул ук вакытта дөнья галимнәренең яртысы дип әйтерлек бу җылынышта кеше гәепле түгел дигән фикердә тора, ләкин аны ничек туктатырга моңар җавап бирүче әлегә юк диде, академик Роберт Нигматулин.
Академик үзенең чыгышында күтәргән күп төрле дөньякүләм мөһим мәсьәләләрне чишәрлек җавап бирүне максат итеп куймаган иде. Шуңа күрә ул очрашуда тыңлаучылар биргән сораулар да, чыгыш ясаучы ягыннан куелган сораулар җавапсыз калды дип әйтергә була. Мәсәлән: ни өчен долларның бәясе төшә? Коррупция белән ничек көрәшергә? Жирнең җылынуын ничек туктатырга? Энергияне ничек сакларга? Шул ук вакытта академик Роберт Нигматулин дөнья галимнәре фикеренә таянып, жир шарында нефть ятмаларының тагын 40 елга гына җитәчәк, дип белдерде. Ә инде Русиядә ул бары тик 18 елга гына җитәчәк. диде академик. Әлбәттә сөйләшүнең төп өлеше Русия икътисады турында барды. Роберт Нигматулин бәяләрне чагыштырмача билгеләгәндә төп бәя дип бер литр бензин бәясен алырга тәкъдим итә. Инде икмәк бәясе ике литр бензин бәясе кебек булырга тиеш ди, академик. Һәм ул Русиядә яңа икътисади тәртип булырга тиеш дип саный. Боларга җитештерүне арттыруны, хәерчелек белән көрәшне беренче урынга куя. Һәм резерв фондын киметеп, хезмәт хакларын арттыруны зарури, дип саный. Бу очрашудан соң Роберт Нигматулинга берничә сорау белән мөрәҗәгатъ иттек. Бу китапта язылганнарны халыкка аңлатырга кирәк, диде академик. Ә инде безнең югары даирәдә утыручылар китап укымыйлар, диде ул.
Академик Роберт Нигматулин белән очрашуда күп кенә татар галимнәренең килүен әйткән идек. Шуларның берсе, математика буенча татарча терминнар турында китап авторы Мәскәү дәүләт университеты профессоры Иҗат Сабитов. Ул да,
хөкүмәт даирәләрендә галимнәрне санга сукмыйлар, киңәшмиләр. Кануннар көтелмәгәндә бернинди аңлатусыз кабул ителә. Бу яктан алганда мин пессимист , диде Ижат Сабитов.
Шулай итеп, Мәскәүнең мәдәни үзәгендә галим Роберт Нигматулин белән очрашу Русия икътисадын үзгәртеп кору турындагы сөйләшүләр белән бергә дөньякүләм кешелекне борчыган мәсьәләләргә дә кагылды.

XS
SM
MD
LG