Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Азатлык”ны кыска дулкында тыңларга чакыралар


Газеталар кыска дулкыннардан тыңларга чакыра.
Газеталар кыска дулкыннардан тыңларга чакыра.

Газеталар “Азатлык”ны кыска дулкыннарда тыңларга чакыра, ешлык-вакытларын бирә. Галишан Нуриәхмәт тә күптән шул дулкыннарда тыңлый.

Галишан Нуриәхмәт “Азатлык”ны узган елның мартыннан бирле кыска дулкында тыңлый. “Тапшыруны кискәч тәме калмады. Шуңа күрә турыдан-туры кыска дулкыннан тота башладым. Хәзер дә тотам”, - ди.

“Иртәнге тапшырулар әйбәт ишетелә. Кичке җидедә дә әйбәт тыңлана. Тик төнге унбердәгесен тоту авыр”
, - дип әйтә Казанда яшәүче Галишан Нуриәхмәт.

Ул элек Үзбәкстанда яшәгән. “Алтмышынчы елларда да без аны тыңлый идек. Ул вакытта бик каты томалыйлар иде. Хәзер исә әйбәт ишетелә” , - ди. "Халыкчан һәм кыю булганы өчен тыңлыйм", - дип сөйли.

Ике транзистор куллана. Берсе егерме ел элек алган япун трназисторы. “Ә иң яхшы иштелгәне – ике шырпы кабы кадәрле генә булган кытайлы мал. Мин аны FM тыңлар өчен алып куйган идем. Карасам: кыска дулкыннары да бар икән. Шуның белән узган елны “Азатлык” тыңлый башладым. Башкортстанда Балтач, Аскын районнарында да тота ул. Татарстандагы Кукмарада да шуның белән тоттым” , - дип сөйли тыңлаучы. “Кибеттә дә, базарда да андый транзисторлар бар”.

“Азатлык” радиосы турында татар матбугаты да яза. Чәршәмбе көнне “Ватаным Татарстан”, “Шәһри Казан”, “Безнең гәҗит” кебек газеталар язма чыгарды. Сүз “Яңа гасыр” радиосында “Азатлык” 20 минутлык тупланмасы эфирга чыкмый башлау турында бара.

“Ватаным Татарстан”: “Азатлык” эфирдан югалды” баш исеме белән мәкалә биргән. Газета, радио тыңлаучылар авыр хәлдә калды дип саный. Чыганак теманы ике радио: “Азатлык” һәм “Яңа гасыр” арасындагы низаг итеп тәсфирли. “Бәхәс” сәхифәсе аша ул ике якка да сүз бирә. “Яңа гасыр” газетага хезмәттәшлек дәвамы турында килешү кәгазе алынмады дип әйткән. Шулай ук: “Азатлык” ның Прагадагы вәкилләре тиешле кәгазьләрне декабрьда ук җибәрдек ди”,- дип тә языла.

"Халыкчан һәм кыю булганы өчен тыңлыйм".

“Яңа гасыр” фикере: “Безнең арада килешү төзелгән иде. “Азатлык” аны үтәмәде” булып чыккан. Шуңа күрә тапшырулар туктатылды диелә. Шулай ук “Яңа гасыр” радиосы хуҗалары музыкалы форматка өстенлек бирә башлаган. “Азатлык”ның концепциясе безгә туры килми”, - диләр.

Ә “Шәһри Казан” “Чаң” сәхифәсе аша “Азатлык” сөйли!” башисемен бирә. “Шәһри Казан” Казандагы бюро хуҗасы Римзил Вәлиев фикерен җиткезә: “Без тагын да кыюрак сөйли башлаячакбыз!”

“Азатлык” радиосы хәбәрләрен укучыларына даими җитезүче “Безнең гәҗит” атналыгы бу юлы да темага битараф калмаган. “Азатлык” “ФМ”нан китсә дә, эшен туктамый” – баш исеме булып тора. “Атна дәвамында ишетелгән иң кызыклы тапшыруларның язма тексты “Безнең гәҗит” битләрендә дә даими басыла”, - дип хәбәр ителә. Тыңлый алмаучы шуннан укый ала.

Бүген чыккан газеталар өчесе дә беравыздан “Азатлык”ны кыска дулкыннарда тыңларга чакыра. Алар дулкын ешлыкларын, вакытларын тәфсирләп яза.

Казан вакыты белән кичке җидедә “Азатлык”ны 49 метрлы кыска дулкынның 5895 һәм 41 метрның 7380 ешлыгында тыңларга була.
Шуннан соң бер сәгатлек тапшыру кичке унбердә 49 метрның 5860 ешлыгында яңгырый.
Икенче көнне иртән исә “Азатлык” тапшырулары ике тапкыр кабатлана.
Иртәнге җидедә 41 метрлы кыска дулкынның 7115 ешлыгында һәм 31 метрның 9430 ешлыгында тыңлап була.
Иртәнге тугызда бу радионы 31 метрның 9680 ешлыгыннан ишетеп була. Моны Казан газеталары хәбәр итә.

Шулай ук алар Интернеттагы сәхифәбез “Azatliq.org” адресын да укучыга бирәләр.

XS
SM
MD
LG