Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:03

"Баш күтәрү: Литвиненко эше" Прагада күрсәтелде


Андрей Некрасов Русиядә баш күтәрми гаделлек табу мөмкин түгел, ди

Андрей Некрасов Русиядә баш күтәрми гаделлек табу мөмкин түгел, ди

Азатлыкның Прага баш фатирында "Баш күтәрү: Литвиненко эше" исемле документаль фильм күрсәтелде. ФСБның элекке агенты Александр Литвиненко турында аның тол хатыны, хезмәттәшләре һәм аны үтерүчеләр дип саналган кешеләр сөйли.


Бу документ 5 ел әзерләнгән, аның директоры Андрей Некрасов сүзләренә караганда, фильмны төшереп бетерергә акча да, мөмкинлек тә булмаган. Русиядән качып Британиядә сәяси сыену алгач үткән 5 елны Некрасов Литвиненко белән очрашып аз азлап төшерә барган. Литвиненко һәм аның ФСБдагы элекке хезмәттәшләре – Русиядә соңгы дистә елда булган хәлләрне сөйләп бирә. Анда яңалык юк. Сәгать ярым эчендә Русия тарихының шомлы соңгы 10 елы күз алдында үтә...

Чечня сугышы, Владимир Путинның хакимияткә килүе, чыгышлар, шартлаулар – барысы да булган хәлләр..... Элек НТВ каналында журналист Светлана Сорокина алып барган ток-шоу бар иде, шуларның берсендә Некрасов үзенең бер фильмын тәкъдим иткәндә болай дигән:

"Югары менбәрләрдән үзләренә җайлы вакытта – Чечнядә террорга каршы чара бара, дип әйтелә, башка очракта – сугыш диелә. Дөньяның бер илендә дә мондый хәлнең булганы юк.Бу бит әхлак мәсәләсе."

Әхлак һәм дөреслек эзләү – фильмның темалары. Ни өчен үз иленә тугры хезмәт иткән ФСБның бер вәкиле эзәрлекләнә башлый һәм гаиләсен саклар өчен илдән китәргә мәҗбүр була? Литвиненко 1999 елда Мәскәүдә төннә торак йортның шартлавын – чеченнар оештырган дигәнгә ышанмый һәм үзе тикшерү башлый. Русиядә Чечня турында Кремльгә яраксыз мәкәләләр язган журналистларны үтерә башлыйлар, һәм Литвиненко да үзенә һөҗүм була алачагын фаразлый.

Лондонда ФСБдан элекке хезмәттәшләре белән очрашканда чәй эчеп агуланганын Литвиненко үзе дә, аның хатыны Марина да, ышансалар да кабул итергә теләмиләр. Литвиненконың Полоний–210 маддәсе белән агуланганы ачыклана. Президент Путин моңа үзенең катнашы булуын кире кага.

1991нче елда Путин Петербур шәһәр хакимиятенең тышкы мөнәсәбәтләр комитеты башлыгы итеп билгеләнә. Ул елларда, бигрәк тә 92нче елда кибетләрдә бер ни булмавын, талонга ни дә булса алыр өчен көннәр буе чират торырга кирәклеген күпләр хәтерлидер. Петербур халкы моны икенче блокада дип атады. Фильмда сугыш вакытында Ленинград камавында исән калган әби-бабайларны 1992 елда, тыныч заманда көнбатышның һуманитар оешмалары ашата. Режиссер Андрей Некрасов кулында рәсми саннар, шәһәр хакимиятендә имза һәм тамгалар куелган кәгазьләр күренә. Анда күрсәтелгән миллионнарча долларга төшкән ашамлыклар – берсе дә Петербур кибетләре киштәләренә барып җитмәгән. Алар кая киткән?

Фильм документаль жанрга яраклы рәвештә бер нинди нәтиҗә ясамый. Директор Некрасов сүзләренә караганда, "Русиядә гаделлек эләү баш күтәрү юлы аша гына мөмкин, башкача аны табып булмый".

"Баш күтәрү: Литвиненко эше" ("Бунт. Дело Литвиненко") фильмы Франциянең Канн һәм Париж шәһәрләрендә, Испания, Польша, Канада, Япониядә күрсәтелгән. Төшерүчеләр Андрей Некрасов һәм Ольга Конская аны кайчан да булса Русиядә ДВД дискларда күреп булыр, дип ышана.

XS
SM
MD
LG