Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 10:55

Америка өчен көрәш: Маккейн алга, ә Джулиани уеннан чыга


71 яшьлек сенатор Джон Маккейн

71 яшьлек сенатор Джон Маккейн

Кушма Штатларның чираттагы президенты булу өчен көрәш көннән-көн кискенләшә бара - әлегә ул ике мөһим партиянең эчендә генә кала, анда ноябрьдә булачак сайлауга партия исеменнән кайсы намзәтнең чыгуы хәл ителә. Һәр намзәт штаттан-штатка йөреп президент урынына нәкъ менә аның гына лаек булуын исбатларга тырыша. Чәршәмбедә шундый беренчел сайлау халык күпләп яшәгән һәм ахыргы нәтиҗәләргә зур йогынты ясый алырлык Флорида штатында узды.


Билгеле булганча, президент сайлавы Русиядә генә түгел, Америка Кушма Штатларында да узачак, әмма анда ул ноябрь аенда гына була. Әмма Русиядә киләсе президентның кем буласын инде тавыш бирми дә алдан белеп торсалар, Америкада төрле намзәтләр арасында көрәш чын-чынлап һәм инде хәзердән үк бара.

Чираттагы беренчел сайлау - ягъни партия эчендәге намзәтләр арасыннан лаеклысын билгеләү - чәршәмбедә Флорида штатында узды. Демократлар очрагында андагы нәтиҗәләр әллә ни әһәмиятле түгел, чөнки аларның Флоридада казанган яклавы эчке каршылыклар сәбәпле партиянең җәй азагында булачак корылтаенда исәпкә алынмаячак.

Ә менә республиканнар өчен Флорида бик мөһим бер урын иде һәм аннан төп каһарман булып намзәтләр арасындагы аксакал - 71 яшьлек Джон Маккейн чыкты. Кайберәүләр аны нәкъ менә олы яшьтә булуы өчен тәнкыйтьләүгә карамастан, ул моны киресенчә үзенең бер өстенлегенә әйләндерә алды. Маккейн үзен бар намзәтләр арасыннан да Конгресста иң озак эшләп зур тәҗрибә туплаган, өстәвенә әле Вьетнам сугышында катнашып ,Америка өчен чын мәгънәсендә кан түккән лаеклы кеше итеп күрсәтте.

Яшь мәсьәләсе аның өчен чыннан да шактый четерекле бер нәрсә - әгәр дә президент итеп сайлана калса, Маккейн бу урынга килгән иң карт кеше булачак.

Әмма ул үзе моңа исе китми, ярышны шактый акрын гына башласа да, бүгенге көндә ул республикан сайлавында 3 штатта җиңде һәм киләчәккә дә өмет белән карый:

"Мин җиңәргә һәм үз партиямнән намзәт булырга җыенам", дип белдерде Маккейн Флоридадагы уңышыннан соң.

Тагын бер атнадан, февральның 5-ендә "Супер Тьюсдей", ягъни "Олы сишәмбе" сайлавы узачак. Аның олылыгы шунда - демократ вә республикан партияләре эчендә тавыш бирү берюлы 21 штатта булачак.

Һәм анда инде Маккейнны икенче бер республикан намзәт Роберт Джулиани тарафдарлары да яклар дип көтелә. Нью- Йоркның элекке хакиме башта бик көчле бер дәгъвачы булыр дип саналса да, Флоридада ул бары тик өченче генә килде.

Хәзер инде ул ярыштан чыга һәм үзен яклаучыларны тавышларын Маккейнга бирүгә өнди ала. 2001-нче елгы террор һөҗүмнәреннән соң үзен бик оста оештыручы буларак күрсәткән Джулиани Маккейнның дусты санала.

Ярыштан чыгучы бер ул гына булмаска мөмкин, бу хакта хәзер демократлар арасыннан Джон Эдвардс та уйлана. Ул яктагы нәмзәтләр арасыннан алда сенаторлар Һиллари Клинтон һәм Барак Обама бара.

XS
SM
MD
LG