Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 06:58

Джулиани президентлык ярышыннан чыга


Нью-Йорк шәһәренең элекке башлыгы Руди Джулиани АКШның президент сайлавында республикан намзәт булу өчен ярыштан чыгуын белдерде.

Флоридада үткән беренчел сайлауда өченче урынны алган Джулиани шул ук сайлауда беренче булган Аризона Штаты Сенаторы Джон МакКейнны хуплап сайлау ярышыннан чыгуын игълан итте.

Хәзер республикан сайлауларында 3 төп намзәт – МакКейн, элекке Массачусетс губернаторы Митт Ромней һәм элекке Арканзас губернаторы Майк Һаккаби катнаша.

XS
SM
MD
LG