Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 01:23

Әфганстан мәчетендә шарлаудан 6 кеше үлде


Әфганстанның көньягында, Һилманд виләятендә бер мәчеттә интихарчы бомба шартлатып кимендә 6 кешене үтерде, берничә кешене яралады.

Рәсмиләр әйтүенчә, үлүчеләр арасында Һилманд губернаторы урынбасары Пир Мөхәммәт тә бар.

Һөҗүм Лашкар-Гаһ шәһәрендә булган.

Бүген иртән Кабулда машинада интихарчы шартлаткан дип шикләнелгән бомбадан бер кеше һәлак булды, дүртәү яраланды.

Рәсмиләр әйтүенчә, ул һөҗүм Әфган гаскәре автобусына каршы оештырылган булганга охшый.

XS
SM
MD
LG