Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:35

Сербиядә сайлау алды көрәше тәмамлана


Сербиядә президент сайлау алды көрәше тәмамланып килә.

Якшәмбе көнне үтәчәк икенче тур сайлауда көнбатыш яклы президент Борич Тадич һәм милләтче оппозиция вәкиле Томислав Николич катнаша.

Бүген җирле вакыт белән төнге уникедән башлап тавыш бирүгә кадәр 2 тәүлектә сайлау алды үгетләүләре тыела.

Чәршәмбе көнне телевидениедә Тадич белән Николич катнашыдагы дебатта Тадич бу сайлауны Европа Берлегенә кушылу референдумына тиңләде.

XS
SM
MD
LG