Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 13:46

Бар дөнья буйлап автократ җитәкчеләр, сайлауда хәрәмләшү, сүз иреклеген кысу кебек эшләр белән шөгыльләнүгә карамастан, үзләрен демократ итеп күрсәтергә тырыша. Көнбатыш хөкүмәтләре моңа күз йома. Нью- Йоркта урнашкан Human Rights Watch (HRW) оешмасы пәнҗешәмбе игълан иткән хисабында шундый нәтиҗә ясаган.


Human Rights Watch оешмасы автократ җитәкчеләрнең бу кылануларын ике сүз белән "демократия уены" дип атаган. Хисапта әйтелгәнчә, Нигериядән алып Русиягә кадәр хөкүмәтләр сайлаулар үткәргән булып кылана, гәрчә гади кешенең торып хакимияткә ирекле сүз әйтү мөмкинлеге юк. Көнбатыш моны күрә, белә һәм күз йома, ди оешма вәкиле Reed Brody:

"Көнбатыш, аерым алганда Кушма Штатлар һәм Европа Берлеге, бу илләрдә сайлау үткәнен күрә дә, аларны демократик дип атый. Ә бу илләрдә матбугат иреклеге, җыелыш иреклеге, мәгълүматле һәм куәтле ватандашлар җәмгыяте бармы – болары искә дә алынмый", ди Reed Brody.

Күз йомуның сәбәпләре гади. Көнбатыш моны еш кына сәяси кулайлык күзлегеннән чыгып эшли. "Таныш шайтан яхшырак" дигәндәй, кем белә, бәлки киләсе җитәкче монсыннан да яманрак булыр дигән караш бар. Яисә, бу ил Кушма Штатларның террорга каршы сугышында тарафдар булырга мөмкин. Бу да күз йому өчен бер сәбәп була ала.

Нәтиҗә шул, автократ җитәкчеләр бу уенны аңлап алды һәм бик оста уйный. Әйтик, шул ук Русия демократик ил санала, анда сайлаулар үтә, ул төрле халыкара оешмалар, хәттә Зур 8-лек әгъзасы. Шул ук вакытта, кеше хокукларын гына алсаң да, проблемнар җитәрлек, ди оешманың Европа һәм Үзәк Азия бүлеге мөдире Rachel Denber.

"Русиядә хәрби хезмәт яшендәге улы булган һәр гаилә аны гаскәргә җибәрергә курка, чөнки гаскәрдә кеше хокуклары бозыла. Гади кешеләрнең күбесе милициядән курка, чөнки милиция сине якламый, ә кыерсытырга мөмкин. Бу да кеше хокуклары мәсьәләсе", ди Rachel Denber.

Хисапта шулай ук Көнбатышның демократия мәсьәләсендә икейөзлелегенә тәнкыйть белдерелә. Әйтик, Вашингтон Куба я Сүрия кебек илләрне бетереп тәнкыйтьләргә мөмкин. Ә Согүд Гарәпстаны һәм Мысырга, шул ук нәрсәләр өчен, тел тидерми. Күрәсең, шул ук "сәяси кулайлык" мәсьәләсе.

Шулай да, хисапта, кечкенә булса да өмет чаткысы бар, диелгән. Автократ җитәкчеләр, һичьюгы, демократик сыйфатларның кирәген аңлый башлады. Әлегә бу сыйфатлар буш булса да.

XS
SM
MD
LG