Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ белгечләре Әфгансандагы вәзгыять турында кисәтә


Кушма Штатлардагы 2 белгечләр шурасы әгәр Әфганстанда гыйсьянчылар күтәрелешен һәм арта баручы әфьюн җитештерүне бастыру өчен ашыгыч чаралар күрелмәсә бу ил яңадан дәүләтчелеген югалтырга мөмкин дип кисәтә.

Шул ук вакытта Британиянең Оксфам исемле ярдам оешмасы көнбатыш дәүләтләр Әфганстандагы стратегияләрен гади әфганнарның тормышын яхшырту ягына үзгәртмәсә, Әфганстанда һуманитар кризис башланырга мөмкин ди.

Ул арада Канада, әгәр дә НАТО илләре Әфганстанга күбрәк гаскәр җибәрмәсә, киләсе елда Әфганстандагы гаскәрләрен чыгару мөмкинлеге турында белдерде.
XS
SM
MD
LG