Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада игезәк балалар ни өчен 10нчы каттан сикергән?


10 каттан сикергән игезәк малайларның берсе
10 каттан сикергән игезәк малайларның берсе

Чәршәмбе Түбән Камада 12 яшьлек ике игзәк малай, Хәбибуллин Илфат белән Илшат, 10 каттан сикерәләр. Аларның берсе шунда ук вафат булла, икенчесе кар өеменә эләгеп исән кала.

Бөгелмәдә кар ишелеп балалар үлгәнгә әле берничә көн генә, әле мәтам көннәре дә төгәлләнмәде, әмма Татарстанда янә балалар үлү очрагы ачыклана. Чәршәмбе Түбән Камада 12 яшьлек ике игзәк малай, Хәбибуллин Илфат белән Илшат, 10 каттан сикерәләр. Аларның берсе шунда ук вафат булла, икенчесе кар өеменә эләгеп исән кала. Әмма малайның оча сөяге, умыртка баганасы һәм кабыргалары сыңган, шуңа да табиплар аның хәле начар дип белдерә.
Игезәк малайлар сикергән тәрәзә



Кайбер мәгълүмат чараларында алар кулга-кул тотынышып, икенчесендә аерым-аерым сикергәннәр диелә. Исән калган малайның сүзләренә караганда, алар бер-берсе белән сүзгә килешеп, кем батырырак икәнен белер өчен сикергәннәр. Әмма малайларның укытучылары фикеренчә, алар андый бәхәсләшеп йөри торганнар түгел. Берсе егыла башлаган да икенчесе аны тотып кала алмыйча куркуыннан артыннан сикергәндер ди Түбән Кама шәһәренең 5нче мәктәбе җитәкчесе. Күршеләр фикеренчә, малайлар тыныч, тәртипле гаиләдә яшәгәннәр. Әтисе белән әнисе аерылганнар, малайларны әнисе генә тәрбияләгән.

Татарстан прокуратурасы хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта малайларны сикерергә нинди сәбәпләр өтәргәне ачыклана. Моннан чыгып бу хәлгә карата җинаять эше кузгалтыргамы юкмы дигән сорауга ачыклык кертеләчәк.
XS
SM
MD
LG