Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һюман Райтс Уотч демократик илләрне тәнкыйтли


Кеше хокукларын яклаучы Һюман Райтс Уотч оешмасы көнбатыш хөкүмәтләре аркасында күп кенә авторитар җитәкчеләр демократ дип санала дип белдерә.

Һюман Райтс Уотчның еллык хисабында еш кына демократик илләр иктисадый мәнфәгатләр һәм иминлек беректәшлеге файдасына демократик булмаган гамәлләргә, канун бозуларга күз йома диелә.

Хисапта АКШ һәм Европа Берлегенең Пакстанда гадәттән тыш вәзгыять игълан итүгә җавабы тәнкыйтләнә. Пакстанга карата тәнкыйть сүзләре гамәлләр белән ныгытылмады диелә.

Хисапта Русиядәге кеше хокуклары торышы өчен дә борчылу белдерелә.
XS
SM
MD
LG