Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан төрмәсендә тоткыннар азайган


Соңгы елларда Русия төрмәләрендә шартлар яхшырды, дип белдерде җәзаларны үтәү федераль хезмәт җитәкчелеге. Бу көннәрдә әлеге оешма узган елгы эшчәнлеккә хисап тотты. Казандагы төрмәдә дә соңгы елда заманча ремонт ясалган. Шулай ук тоткыннарның саны да кимегән һәм бер кешегә хәзер элеккедән караганда зуррак мәйдан туры килә икән.

Җәзаларны үтәү федераль хезмәт җитәкчелеге 2007нче елга нәтиҗә ясаган хисабында тоткыннарның шартлары яхшырды, 90нчы елларда Русиядә бер тотканга 1 ярым квадрат метр туры килә иде, хәзер ул 4 квадрат метр дип белдерә, ә Казандагы 2нче төрмә башлыгы Фәргать Гәлләмов үзе җитәкчелеге иткән төрмәдә алай ук булмавын әйтте. Ягъни җәзаларны үтәү федераль хезмәт хисабына караганда, мәйдан ике тапкырга азрак - 4квадрат метр түгел, ә бер тоткынга 2 генә квадрат метр туры килә икән.

“Хәзер норма нигезендә кирәкле булган мәйдан туры килә. Берничә ел тоткыннар бик күп иде һәм мәйдан кечкенә булды. 2 ел элек 700 кешегә күбрәк иде. Хәзер кануннар үзгәрү сәбәпле, тоткыннар азайды. Мисал өчен күпләр шартлы рәвештә генә хөкем ителә”, - диде Ф. Гәлләмов.

2нче төрмә җитәкчесе Фәргәть Гәлләмов әйтүенчә, хәхерге вакытта төрмәдә барлыгы 2 мең тоткын бар һәм киләчәктә аларның саны тагын да азаерга мөмкин ди һәм моны кануннарга үзгәрешләр керү белән аңлатты. Шулай ук инде бер төрмәдә утырып чыкканнарның икенче тапкыр җинаять эшләүләре дә кимегән. Фәргать Гәлләмовтан тоткыннарның нәрсә белән шөгыльләнүе хакында да кызыксындык.

“Безнең үзебезнең завод бар, шунда тимер, агач эшләре белән шөгыльләнәләр, тегәләр-чигәләр”, - диде ул.

Фәргать Гәлләмов тоткыннар эшләп алган акчаларын бары үзләренә кирәк булган әйберләргә генә тоталар дип белдерде.
Җәзаларны үтәү федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Владимир Семенюк “Газета” гәзитенә белдерүенчә, әгәр 2004-2005нче елларда Европа берлегендә, Русия төрмәләрендә утыру бер мәшхәр дип әйтелсә, хәзер инде болай дип әйтмиләр икән. Казандагы 2нче төрмә җитәкчесе Фәргать Гәлләмов та төрмәдәге шартлар бары соңгы бер-ике елда гына яхшыруын әйтте. Ул төрмәдә гыйбәдәтхәнә булуын да искәртте.

“Гәрәп телен өйрәнәләр, намаз укыйлар. Русия Ислам университетыннан килеп укыталар. Кыскасы барлык тәләпләр дә үтәлә – яшәү шартлары да, ашау да”, - диде Казандагы 2нче төрмә җитәкчесе Фәргәть Гәлләмов.
XS
SM
MD
LG