Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рабит Батулла: Президент бар теләгәнен дә эшләп бетерә алмый


Язучы Рабит Батулла өендә, Татарстан президентының еллык юлламасын карый
Язучы Рабит Батулла өендә, Татарстан президентының еллык юлламасын карый

Язучы, драматург Рабит Батулла белән Татарстан президентның еллык юлламасын бергә тыңладык.

Йомшак диванга утырып, аркасын мендерләгә терәп ул, президентны күрсәткән телевизорына төбәлгән. Миңтимер Шәймиев Татарстанның алдагы елга үсеш юнәлешләрен барлый. Заманча юллар, транспорт челтәрен булдыру, сәләтле балаларга ярдәм итү, инвестицияләр, рухи һәм физик яктан сәләмәтлекне ныгытырга кирәк, дип сөйли ул.

Драматург Рабит Батулла белән Миңтимер Шәймиевка карап утырабыз. “Безнең президент инде ул бөтен дөньяга мәгълүм, үзенең тыныч холкы, демократиягә омтылуы, сүз иреген куюы белән, аңа бик кыен, ул ике ут арасында, ул татар кешесе буларак, татар мәдәниятендә тәрбияләнгән, татар сәнгатен сөюче буларак, бар теләгәнен дә эшләп бетерә алмый. Без күптәннән инде автономия булганда да кысылган идек, союздаш республикалар вакытында, хәзерге хәлдә дә кысылган, без үзебез теләгән шрифтта да яза алмыйбыз, үзебез теләгәнчә милли сәясәтне кора алмыйбыз. Ни өчендер безне Мәскәүдә аңламыйлар,” – ди Рабит Батулла.
Президент чыгышының мәгълүмат чаралары турындагы өлешенә килеп җитте, “Татмедиа” холдингының төзелүе, Татарстанның иярчен телевидениесен федераль каналга әверелдерү мөмкинлеге турында сөйләде. Язучы Рабит Батулла белән сөйләшүне дәвам иттерәбез:
“Менә яңа гына телевидение турында сөйләп китте илбашыбыз, анда яңа җиһазлар кайтарылачак, ул федераль дәрәҗәгә чыгачак. Ә сыйфат? Тел сыйфаты кими бара бит телевидениедә, анда бит һәвәскәрләр эшли, профессионаллар түгел, саф татар телен белмиләрме, әллә белүләре шул кадәр генәме? Бу мине бик борчый. Телевидениең җиһазлары матураер, артыр анысы, ә профессионаллар анда артырмы? Бөтен тапшырулар - Мәскәүдән күчерелгән тапшырулар, һәм зәгыйф итеп күчерелгән, анда үзеннән-үзе, аерым формадагы тапшырулар уйлап тапкан кешеләр юк.”
Татарстан президентны 1нче февральдә пенсияләрнең, эш хакларының артачагын әйтте. Язучы һәм пенсионер Рабит Батулла бу хакта болай ди:
“Артыр ул, әйбергә бәя дә артыр, ул гомергә шулай килә бит инде, пенсияне арттырабыз дип инде ничәнче ел сөйли Путин, һаман арттыра бара, һаман хәерче халык. Арттыру мени инде ул? Пенсия дә арта, бәя дә үсә. Бәяләр артмасын, шул килеш калсын иде. Инвалид белән пенсионерны талаган илнең киләчәге юк.”
Миңтимер Шәймиев чыгышын дәвам итә. Мәгәриф, торак-комунал хуҗалык, төзелеш, социал яклауга карашы турында сөйли. Президент үз юлламасының авыл хуҗалыгы, нефтехимия комплексы турындагы өлешен укыды. Язучы Рабит Батулланың бу уйңайдан туган фикерләре түбәндәге:

"Спортка миллиардлар түгелә, ә без китап чыгарырга дип байларга ялынып йөрибез. Мин спорт үсмәсен димим, үссен, ялгыш аңлый күрмәгез, спорт бит ул нефтьтән килә, аннан килгән акчаның беразы мәдәнияткә дә бүленергә тиеш бит.”
Язучы Рабит Батулла белән әңгәмәне Татарстан президентының еллык юлламасын караудан башланган идек. Соңыннан сөйләшү гомум милли телемаларга, сәнгать, мәдәният турында сөйләшүгә әверелде. “Миллилек югала бара, телдә дә, архитектурада да, йолаларны саклуда да югала бара. Шулай итеп, без әкренләп бетүгә тара барабыз микәнни, югыйсә татар халкы чәчәк атырга тиеш бит инде. Ничә ел коммунистик режим астында яшәдек, име. Киресенчә, киселә бара. Интеллект кими бара халыкта,"- ди ул.
XS
SM
MD
LG