Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечняда доллар әле дә патша


Грозный. Президент Әхмәт Кадыров урамы
Грозный. Президент Әхмәт Кадыров урамы

СССР җимерелеп рубль иреккә җибәрелгәч, Русиядә доллар төп акча берәмлегенә әйләнде. Дистә елдан артык бу яшел кәгазь байлык, муллык, дәрәҗә билгесе булып торды. Соңгы вакытта долларның кыйммәте шактый төште, ләкин ул хакимлек иткән урыннар әле дә бар. Шуларның берсе – Чечняның кара базары.


Грозный базары. Бер ир кеше акча алыштыручыдан доллар һәм евро бәясен сораша... Чечен базарында төргәк-төргәк акча болгап торган акча алыштыручылар гадәти күренеш. Грозный урамындагы җилне нәкъ менә алар чыгара дигән шаярту бар. Шушы болганып торулары белән.

Русиянең һәр төбәгендә акча алыштыру урыннары адым саен булса, Чечняда андый махсус урыннар юк. Чечняның кара базары Төньяк Кавказда валюта сатып алып була торган бердән-бер урын.

Советлар берлеге ишелгәннән соң рубль иреккә җибәрелгәч, кешеләрнең дистә еллар җыеп килгән акчалары парга әйләнде, бәяләр күккә ашты, доллар Русиянең төп акча берәмлегенә әверелде. Фатир, машина, һәр нәрсә доллар белән бәяләнә башлады.

Соңгы елларда яшел кәгазьнең дәрәҗәсе төште, вазгыять шактый үзгәрде. 4 ел элек 1 доллар 29 рубль иде, хәзер 24,5. 6 ел элек Русиялеләрнең җыйган акчалары 38%-ка долларда булса, хәзер 13%.

Чечня. Русия-Грузия чигендә
“Акчам күп булса, мин аны рубльдә тотыр идем. Доллар һәм евро бер төшә, бер менә, алар ышанычлы түгел”, ди Грозныйда механик булып эшләүче Аслан.

Югары нефть бәяләре сәбәпле, рубль соңгы елларда чынлап та тотрыклы валютага әйләнде. Шуңа да карамастан, чеченнарның күбесе әле дә долларга ышана.

“Кешеләр доллар төшә дигән фаразларны ишетсә дә, күпләр моны махсус сәясәт дип уйлый. Элекке ишелүләр турында кисәтүләр булмады бит. Хәзер дә ул фаразларга ышанучы юк. Ришвәтләр һаман да доллар да бирелә, кешеләр акчасын долларда саклый, сәүдәгәрләр доллар белән эш итә”, ди Грозныйдагы 59 яшьлек Әминә ханым.

Долларның Чечняда әле дә бәядә булу сәбәпләренең берсе – Төркия кебек илләрдән товар ташучылар доллар белән эш итә.

Кулына доллар тоткан чечен качагы оныгы белән Чечен-Ингуш чигендә
“Мин Төркия, Кытайга йөрим, ә анда долларда түләргә кирәк. Евро алып барсаң, долларга алыштырасы була, бу акча югалту була”, ди Астамир исемле алыпсатар.

Чечнядан читтә исә долларның дәрәҗәсе ул кадәре югары түгел. Рубльнеке киресенчә күтәрелә. Кремль дә бу сәясәтне алга сөрә. Ике ел элек рәсмиләргә доллар сүзен әйтүне хәтта тыярга тырышып карадылар. Әлегә бу эш барып чыкмады.

“Мөһим финанс операцияләр, бәяләр гадәттә долларда әйтелә. Әлбәттә, кайбер бәяләр еврода әйтелә, чөнки ул хәзер көчәя бара. Ләкин бу вакытлыча гына, еврога күчүне аңлатмый. Доллар әле дә төп валюта булып кала”, ди Мәскәүдәге Альфа банкта баш икътисадчы Наталия Орлова.

Дөнья күләмендә дә доллар әле дә төп валюта булып кала. Дөньядагы акча сакланмаларының 2/3-се әле дә долларда. Әмма американ икътисадында төшенкелек дәвам итсә, доллар дөнья терәге булудан туктарга да мөмкин.

Ләкин бу барыбер бер төн эчендә генә була торган хәл түгел. Кешеләр үз долларларын башка валютага тиз әйләндерә ала. Халыкара финанс системында структур үзгәрешләр алай тиз була алмый.
XS
SM
MD
LG