Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:34

Касьянов Үзәк сайлау комиссиясен мәхкәмәгә бирде


Мәскәү – Русиянең элекке премьер-министры Михаил Касьянов Үзәк сайлау комиссиясен, аны президентлыкка намзәт итеп теркәмәгән өчен, Югары мәхкәмәгә бирде.

Комиссия Касьянов җыйган имзаларның 13 процентын яраксыз дип тапты. Канун нигезендә, бу сан 5 проценттан артмаска тиеш.

2 мартта үтәчәк сайлауга 4 намзәт теркәлде: Дмитрий Медведев, Владимир Жириновский, Геннадий Зюганов һәм Андрей Богданов.

Сайлауда Путинның варисы Медведев җиңәчәк дип көтелә.

XS
SM
MD
LG