Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шартлаудан соң тормыш элеккечә дәвам итәме?


Торак яңарыр, кеше күңелендәге яралар төзәлерме?
Торак яңарыр, кеше күңелендәге яралар төзәлерме?

Кече Печора урамындагы 7нче йортта шартлау булгач, андагы кешеләргә игътибар күп булды. Хакимиятләр дә аларга ярдәм итте. Мәгълүмат чаралары да шушы кешеләрнең моң зарлары турында сөйләп торды.


Хәзер инде шартлауга бер ай булып килә, шушы йортта һәм аның күршесендә яшәп калган кешеләр ни хәлдә соң?

Кече Печора урамындагы 3 катлы йортларның ишек алларында һаман да шартлау турында сөйләшәләр. 7нче йорт һәм аның тирәсендәге шундый ук 3 катлы йортларда яшәүче өлкән яштәге ханымнар йорт кереше янында гәпләшеп тора. 9нче гынвар төне аларның тормышын үзгәртә. Шартлау, янгын һәм йорт ишелүне алар “коточкыч хәл” дип искә ала һәм шуннан соң, күңелләрендә курку урнашып калуын әйтә. Шартлаган йорт каршында яши торган Татьяна ханым Одинцова болай ди:

Барысы да күз алдында, мин өйдә тора да алмыйм. Шартлаудан соң безнең йорт та селкенеп алды, тәрәзә рамнары күршеләргә очып кергән, ул төнне коточкыч хәлләр булды. Шарталаудан соң мин өемә кайта алмадым, 3 көн улым фатырында кунып йөрдем. Курку һаман да бар. Без барырбыз да Аллага ялварабыз бит инде. Мин өйгә кергән саен, чукынам да, Аллам сакла, Аллам ярдәм ит, дип керәм, безнең өйебез дә, ишелмәсә ярар иде дип уйлап йөрим, яшәү авыр була башлады, куркып яшибез.”

Зыян күргән йортта үзендә дә, тәрәзәләрдә ут яна, кешеләр йөреп тора, тормыш дәвам итә. Шартлаган йортның 2нче һәм 3нче керешендәге 24 фатирда булган кешеләр иске өйләрендә яшәп тора. Шәһәр хакимиятләре аларга фатир бирергә вәгъдә итсә дә, ул вәгъдә әле үтәлеп бетмәгән. Минем фатир әйбәт иде, әмма монда яшәп булмый башлады, ди Фидия Гибадуллина. Ул йорт ишелер дип куркып яши, озакламый монннан китербез, дип юана.

Бөтен туганнарын югалткан кешеләр, ишелгән керештә яшәгән гаилә әгъзәре бу хәлне авыррак кичерә. Ата-аналарын югалткан Корочкиннар, Павлиновларлар гаилә әгъзәләренең хастаханәгә эләгүе, аларга профессионал медицина, психологларның ярдәме күрсәтелүе билгеле. Йорт калдыклары астында яраткан сеңлесе үлгән ханымга хакимиятләр яңа фатир бирде. Телевизор экраннарында яңа йортында ул елаган килеш күренде. Туганнары югалган кешеләргә психологлар ярдәм күрсәтте, әмма башка бик күп кешеләргә, күршеләргә, көн саен шушы йөрт калдыкларына карап торганнарга, көн саен бу куркыныч төнне искә алучыларга җылы сүз әйтүчеләр булуы, бу хәлне кичерергә ярдәм итүче психологларның кул сузуы турында бер ни ишетелгәне юк.

Шәһәр хакимиятләре алга таба Кече Печора урамындагы шушы ишелгән йортны сүтәргә вәгъдә итә. Ул вакытта бу фаҗига турында йортлар арасындагы бушлык кына искә төшереп торачак.
XS
SM
MD
LG