Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 16:39

Белых Русия хакимиятләрен Сталин ысулларын куллануда гаепләде


Мәскәү – Уң көчләр берлеге җитәкчесе Никита Белых Русия хакимиятләрен Сталин ысулларын куллануда гаепләде.
Юкосның элекке вице-президенты, хәзер каты авырган Василий Алексанянның төрмәдән хастаханәгә күчерелмәвен, Белых, аны белә торып үлемгә дучар итү дип саный.

Мәскәү мәхкәмәсе Алексанян эшен туктатып торудан баш тартты.

Аның адвокатлары һәм хокук яклаучылар AİDS белән авырган Алексанянның тормышы куркыныч астында ди һәм хастаханәгә күчерергә таләп итә.

Бу таләпкә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе дә кушылды.

XS
SM
MD
LG