Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:17

Германия Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәрергә теләми


Берлин – Германия саклану министры Франс Йозеф Юнг, Германиянең Әфганстанга өстәмә гаскәр җибәрү нияте юк, дип белдерде.

НАТО илләрен Әфганстандагы гаскәр санын арттырырга Кушма Штатлар саклану министры Роберт Гатес сораган булган. Германиянең Züddeutsche Zeitung гәзите язуынча, бу "үтенеч фәрман рәвешендә" ясалган. Өстәмә көчләр Әфганстанның тынычсыз көньягында урнашасы булган.

Франс Йозеф Юнг, Әфганстандагы 3200 алман хәрбие илнең чагыштырмача тыныч төньягында калачак, һәм нигездә төзекләндерү эшләре белән шөгыльләнүен дәвам итәчәк, диде.

XS
SM
MD
LG