Accessibility links

Кайнар хәбәр

Microsoft Yahoo өчен 44,6 миллиард доллар тәкъдим итте


Нью --Йорк – Кушма Штатларның Microsoft компаниясе Yahoo исемле Интернетта эзләү порталын 44 миллиард 600 миллион долларга сатып алу тәкъдимен ясады. Бу сан порталның базар бәясеннән 62 процентка югарырак.

Yahoo интернетта эзләү тармагында алдынгы урынны алып торган Google белән ярыша алмый. Соңгы 3 айда аның акцияләре 46 процентка арзанайды. Шушы атнада Yahoo җитәкчеләре меңгә якын хезмәт урынын кыскарту ниятен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG