Accessibility links

чәршәмбе, 1 март 2017, Казан вакыты 21:19

Пакыстан рәсмиләре Әл-Каидәнең Әфганстандагы җитәкчесе үтерелгән дигән хәбәрне расламый


Исламабад – Пакыстан рәсмиләре Әл-Каидәнең Әфганстандагы җитәкчесе Әбү Ләйт Әл-Либи үтерелгән дигән хәбәрне расламады.

Пакыстанның эчке эшләр министры Хәмит Наваз Хан радиобызга әйтүенчә, аның хезмәткәрләре урынга килгәч Әл-Либинең гәүдәсен күрмәгән.

Көнбатыш мәгълүмат чаралары, американ вәкилләренә таянып, Әл-Либи башка сугышчылар белән бергә һава һөҗүме нәтиҗәсендә юк ителгән дип хәбәр иткән иде.

XS
SM
MD
LG