Accessibility links

Пенсияләр артмасын иде, ди өлкәннәр


Башкортстанда да, бар Русиядәге кебек үк, 1 февральдән пенсияләр күләме артуы турында игълан ителде.

Шушы айдан пенсияләр дәрәҗәсе 12 процентка артачак дип алдан ук сөйли башлаганнар иде. Ләкин бу юлы да өлкән яшьтәгеләр бу хәбәргә әлләни шатлык белдермәде. Чөнки пенсияләр артмас элек үк, тагын транспортка, фатир хакын түләүгә, азык-төлеккә, телефоннан кулланган өчен һәм башка хезмәтләргә бәяләр күтәрелеп өлгерде инде. Әле хаклар тагын да күтәреләчәк дип көтелә.
Шулай да Башкортстан Пенсия фонды җитәкчесе Фоат Хантимеров бу пенсия артуларга аңлатма биреп, аның барыбер файдага булачагын әйтә.

Башкортстанда арттырылган пенсияләрне түләү тулы күләмдә һәм тоткарлыксыз гамәлгә ашырылачак, - ди Фоат Хантимеров.
Пенсияләр арту беренче карашка гына яхшы дип белдерә лаеклы ялда булучылар. Чөнки пенсияләр күләме 12 процентка артса, айлык барлык чыгымнар 15-20 процент чамасына арта. Шулай итеп хәтта пенсионерлар файда күрми генә түгел, ә отылып та кала. Шуңа күрә дә алар Хөкүмәт пенсияне дә күтәрмәсен, хакларны да арттырмасыннар иде, ди уфтанып.
XS
SM
MD
LG