Accessibility links

Курчак театрында янгын чыкты


Атнакич көнне Уфада зур гына янгын чыкты. Бу юлы Башкортстан дәүләт курчак театры бинасы зыян күрде.

Әлеге вакытта төзекләндерү эшләре алып барылучы театрда атнакич төш вакытында янгын чыгуы турында янгын сүндерүчеләр хәбәр ала. Әмма анда янгын тагын да элегрәк чыккан була. Ләкин башта, театр хезмәткәрләре һәм анда ремонт ясаучылар, нәрсәгә өметләнептер инде, янгынны үзләре генә сүндермәкче булып тырыша. Әмма ялкын телләре тиз арада зур мәйданнарны ялмап ала башлагач, алар янгын сүндерүчеләргә шалтырата. Шулай итеп кадерле вакыт кулдан ычкындырыла. Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы, бу янгынга 3нче дәрәҗә катлаулылык биреп, бирегә дистәгә якын ут сүндерү машинасын җибәрә. Бер сәгать ярым эчендә янгын сүндерелә сүндерелүен, әмма хәзер андагы төзекләндерү эшләре тагын берничә айга озаккарак сузылачак.
XS
SM
MD
LG