Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шагыйрә Дилә Булгакова хаҗия дә булды


Быел Башкортстаннан төрле һөнәр ияләре һәм төрле яшьтәге 300ләп кеше изге Хаҗ сәфәренә барган иде. Алар арасында 70 яшен билгеләгән танылган шагыйрә һәм язучы Дилә Булгакова да булды. Дилә ханым бүгенге көндә дә өйдә генә утырмый, ә Уфадагы “Ихлас” мәчете эшләрендә катнаша. Шушы мәчеттә 1 февраль көнне, өйлә намазы алдыннан, дин әһелләре һәм әдәбият сөючеләр өчен матур очрашу оештырды талант иясе.
Дилә ханым үзенең быелгы Хаҗ сәфәреннән алып кайткан тәэссоратлары белән уртаклашты.
Күптәнге хыялым, ниһаять, тормышка ашты, инде җаным тыныч, иманым тагын да сафланып кайттым. Миңа анда үземнең табиблык һөнәремнең дә кирәге чыкты.Салкын тидереп авырып киткән якташларымны дәвалап та йөрдем”, - ди Дилә ханым.
Очрашу азагында Дилә Булгакова үзенең берничә шигырен дә укып ишеттерде. Иң яңа шигыре изге Хаҗ сәфреннән соң кайткач иҗат ителгән.
Дилә Булгакова якын көннәрдәге уй-ниятләре белән дә уртаклашты.
Иҗатташ дустым, татар шагыйрәсе Халисә Мөдәрисова белән бу якшәмбедә Казанга юлланабыз. Без анда Татарстан шагыйрәсе Эльмира Шәрифуллина чакыруы буенча барабыз. 4 февраль көнне аның 60 яшьлек юбилей кичәсендә катнашабыз”,- ди Дилә Булгакова.
Ә февраль уртасында, атап әйткәндә, 16 февральдә Дилә Булгакова үзе Казаннан шагыйрьләрне кунакка чакыра икән. Рәдиф Гаташ җитәкчелегендәге әдипләр төркеме Уфага килә. Алар “Ихлас” мәчетендәге әдәби-музыкаль кичәдә һәм башка урыннарда очрашуларда катнашачак.
XS
SM
MD
LG