Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:17

Франция Чадтагы фетнәгә тәнкыйть белдерә


Нкамена, Чад – Франция тышкы эшләр министрлыгы Африканың бу илендә хакимиятне кулга төшерү ниятләренә кискен тәнкыйть белдерде. Белдерүдә әйтелгәнчә, бу ниятне "читтән килгән кораллы көчләр" ясый.

Элегрәк Франциянең саклану министры Эрве Морен хөкүмәт көчләренә каршы сугышкан гыйсьянчыларның Чад башкаласы Нкаменага керүен раслады. Шәһәрнең зур өлеше гыйсьянчылар кулында, алар президент сараен камауга алган диелә.

Франциянең бу илдә 2 меңләп хәрбие һәм шул ук санда сивил хезмәткәрләре бар.

Франция президенты Николя Саркози Чад президенты Идрис Деби белән телефон аша сөйләшкән. Сөйләшүнең нечкәлекләре китерелми.

XS
SM
MD
LG