Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоан яулыкка каршы чыгучыларны тәнкыйтли


Төркия премьер-министры Рәҗәп Таййип Эрдоан хөкүмәтнең универститетларда яулык бәйләүне тыючы канунны гамәлдән чыгару омтылышына каршы чыгучыларны җәмгыятне бүлгәләүдә гаепләде.
Анадолу агетнлыгы аның каршы чыгучыларга гомүми кыйммәтләр, иреклекләр сезнең өчен генә дип уйлыйсызмы дигән сүзләрен китерә.
Шимбә көнне хөкүмәтнең бу ниятенә ризасызлык белдереп 100 меңнән артык төрек урамга чыкты.
Алар университетларда яулыкны тыюны бетерү илдә дөньяви дәүләтчелекне көчсезләндерәчәк диләр.
XS
SM
MD
LG