Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:24

Сербиядә президент сайлауда һәр тавыш хәлиткеч була ала


Борис Тадич һәм Томислав Николич үз тавышларын сала

Борис Тадич һәм Томислав Николич үз тавышларын сала

Сайлау алды чыгышларында Демократик партия вәкиле Тадич сайлаучыларны Европа Берлегенә кушылу юлын сайларга чакырды. Башка юл Сербияне изоляциягә илтәчәк диде.

Тавыш бирүдән соң Тадич "Бу Сербиядә үзенә күрә бер референдум булачак. Мин ватандашларыбыз бу сайлауда күпләп катнашыр дип тулысынча ышанам. Һәм мин бу сайлаудан соң да шул ук юлдан Европа Берлегенә барырбыз дип тулысынча ышанам. Бу сайлауның тәгаен нәтиҗәсен мин бик зур өмет белән көтәм" диде.

Серб радикал фиркасе вәкиле Николич исә Европа Берлегенә генә таянырга ярамый дип Мәскәү белән тыгызрак элемтәдә булуны яклый.

Тавыш бирүдән соң Николич "Сербия Европа Берлеге белән дә Русия белән дә хезмәттәшлек итәргә тиеш. Әмма Русиянең ярдәме күпкә зуррак. Русия безнең хезмәттәшлектә алдан шартлар куймаучы партнер. Русия безнең тәррәкыятебезгә ярдәм итә алучы партнер һәм бүгенге хәлдә ул безнең өчен күпкә яхшырак партнер" диде.

Азатлык Радиосының Белградтагы хәбәрчесе Бранка Тривич ике як өчен бирелгән тавышлар саны бер-беренә бик якын булачак ди. Аның әйтүенчә премьер-министр Воислав Коштуницаның коалициядәге беректәше Тадичны яклаудан тыелып калуы сайлау нәтиҗәләренә нык тәэсир итәргә мөмкин. Шулай ук Көнбатыш яклы оппозициядәге Либераль демократик фирканең якламавы да нык тәэсир итәчәк.

"Коштуницаның Серб Демократик фиркасен һәм Чедомир Йовановичның Либераль демократик фиркасен яклаучыларның тавышы Тадич өчен бик тә, бик тә мөһим. Чөнки бу тавышлар, барлык фаразларга караганда, бер-беренә бик якын булачак" ди Тривич.

2004 елда президент сайлауның икенче турында Тадичка оттырган Николич быелгы сайлауның беренче турында 40 процент тавыш җыеп беренче урынга чыкты. Тадич 35 процент җыйды.

Гамәли яктан караганда, Сербиядә президентның хакимияте шактый чикләнгән. Президент хөкүмәтне дә тарата алмый, тышкы сәясәтне дә билгели алмый.

Әмма бу сайлауга шул кадәр зур әһәмият бирелү сайлауның Косовода бәйсезлек игълан ителер дип көтелгән көннәргә туры килүе белән аңлатыла.

Күпчелеген албаннар тәшкил иткән Косовоның премьер-министры Һашим Тачи кичә тагын бер мәртәбә Косово рәсми рәвештә Сербиядә бәйсезлеген игълан итәргә әзер дип белдерде.

"Косово бүген бәйсезлек игълан итәргә әзер. Без яңа конституция әзерләүне тәмамладык. Һәм мин яңа дәүләт тамгаларын әзерләү эшенең дә тәмаланган диярлек булуын раслый алам. Дәүләтчелек тамгаларын сайлауның соңгы өлеше бара. Жюри бүген аларны сайлый һәм иртәгә һәммә нәрсә әзер булачак. Шулай итеп Косово аерым дәүләт буларак эшчәнлек башларга әзер" диде Тачи.

Тадич та, Николич та Косовоның бәйсезлегенә каршы. Әмма Николич бу мәсьәләдә Тадичтан кискенрәк чыгышлар ясап килә.

АКШ һәм Европа Берлегенең күп кенә илләре Косово бәйсезлеген яклый, Русия исә катгый каршы.

XS
SM
MD
LG