Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 21:34

Татарстан, Чувашстан, Ульян, Мари илендә юлчы ташучылар Казанда урам җыены ясап, президентка язылган шикаять таратты.


Казандагы Ирек мәйданында Татарстан шәһәрләре арасында һәм чит төбәкләрдән килүче автобусларның хуҗалары урам җыены ясады. Алар Татарстан президентыннан маршрутларны саклап калуда ярдәм сорады. Татарстан, Чуашстан, Ульян, Мари илендә юлчы ташучылар җыенда илбашына юллаган шикаять тараттты. Алар автобуслар нахакка тоткарлана, борып җибәрелә дип борчыла.

Илгизәр Сәлахов: “Мин Чистайдан. Бу йөгәнсезлек инде. Безгә өстән куштылар диләр дә, борып җибәрәләр. Ә без бит кредитлар алып, документлар җыеп автобус машрутларын тотабыз. Чаллы, Йошкар-Ола, Чистай, Алексеевски, Базарлы Матак, Яшел Үзән, Чабаксар, Волжски һәм башка шәһәрләр белән эшлибез. Бу юлларда моңарчы юлчы җиңел генә утыртып йөри ала иде. Соңгы арада шәхси эшмәкәрлекне кыса башладылар.”

Шәфкатъ Габделкәбиров: “Мине Алексеевски районы хәкиме Казаннан кайтартты. Районга юлчы ташучылар кирәк диде. Мин 450 мең сумлык кредит алдым. Хәзер инде аны ничек итеп кайтарыйм? Автобусларны сатып та булмый”.

Шәһәр арасында бу юлчы ташучыларны юлдан иминлекне кайгыртып алалар. Ә җыендагы юлчы ташучылар исә, үз автобусларын бик имин дип атый. Президентка юллаган хатта шулай ук: “Мерседес”, “Форд” кебек автобусларыбыз халыкара куркынычсызлык нормаларына да туры килә”, дигән сүзләр бар.

XS
SM
MD
LG