Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 12:39

Журналистларның милләтне кору вазыйфасы


КДУда әңгәмә. Сулдан Гөлназ Шәйхетдинова,
Илһам Фәттахов, Васил Гарифуллин, Резеда Зәйни, Айсылу Галиева

КДУда әңгәмә. Сулдан Гөлназ Шәйхетдинова, Илһам Фәттахов, Васил Гарифуллин, Резеда Зәйни, Айсылу Галиева

Декабрь аенда «Азатлык» радиосы җитәкчелеге Казан университетының студентлары белән очрашып, мәгълүмат иреге, “Азатлык” радиосы, татар мәгълүмат чараларының миссиясе турында сөйләшү үткәргән иде. Ай ярым вакыт үткәч нәкъ шул ук темага тагы бер тапкыр шул ук Казан университетында сөйләшү булды.

Булачак журналистларның, укытучыларның һәр кайсы үзләре шөгыльләнгән фәнни юнәлеш буенча мәгълуматлар бирделәр. Милли мәгълумат чаралары, милли журналистика киләчәктә кая барыр? Бүген алар кирәкме? Глобализация чорында милли сәясәтнең аерым бер чоры башланган вакытта татар журналистлары, аларның бүгенге укытучылары, бүгенге редакцияләрдә эшләүче журналистлар нинди кыйблаларга таба баралар?
Журналистика һәм социология факультетында татар журналистикасы белән шөгыльләнүче галимнәр, шушы факультетның һәм кафедраның җитәкчесе Васил Гарифуллин җитәкчелегендә милли журналистиканың максатларына багышланган әңгәмә университетның еллык йомгак конференция кысаларында үтте. Бу әңгәмәдә филология фәннәре кандадатлары Илһам Фәттахов, Айсылу Галиева, Резеда Зәйни, Алия Исрафилова катнашты.
Римзил Вәли. Әлбәттә бу темага сөйләшүгә “Азатлык” радиосының Татарстан “Яңа гасыр” каналында туктатылуы, милли мәгълүмәт чараларына аерым шикләнебрәк карау очраклары да этәргеч булды. Татар журналистларының хәзерге вакытта ни өчендер социаль, игътисади мәсьәләләргә, гомум сәяси мәсьәләләргә игътибарны юнәлтеп татар милләте, татар мәдәнияте, тарихы һәм үзаңы белән артык мавыкмаулары да мәҗбүр иткәндер. Бу сөйләшү “Азатлык”ның студиясендә түгел, ә татар журналистикасы кафедрасы бүлмәсендә фәнни сөйләшү формасында булды. Бүген татар журналистикасы ике төрле күренеш шартларында яши. Бер яктан - чәчәк ату, теркәлгән милли басмаларның саны артуы, кайберләрнең тиражлары артуы, эфирда татар теленең, татар музыкасының ешрак яңгыравы күзгә ташлана. Егерме ел элек бу турыда хыялланган да юк иде.
Милли инкыйраз мәгълүмат чараларындагы инкыйраз белән аваздаш. Күп кенә мәгълүмат чараларының тиражлары төшә, радио, телевидение каналларының рейтинглары түбән булып кала. Ә иң сәләтле яшьләрнең башка һөнәрләргә, башка милләттәге журналистикага омтылу тенденциясе күзәтелә. Ни өчен шулай? Гадәттә, университетка килгән студентларга беренче курста ук әйтәләр: журналистиканың биш вазыйфасы бар - идеология, икенчесе - гыйлем бирү, белем тарату, өченчесе – мәдәният тарату һәм күңел ачу - рекреатив вазыйфаны башкару, аның өстәвенә - мәгълумат тарату, белешмә бирү вазыйфасы да бар. Бишенче функция – турыдан-туры чаралар оештыру вазыйфасы. Ә бит тагы бер функция бар – милләтне оештыру, аны мәгълумат белән таэмин итү.

Кайбер университет укытучылары һәм профессорлары әйтәләр: туктагыз әле, без бит татар журналистларын әзерлибез һәм без үзебез татар басмаларында эшлибез, татар теле-, радиоканалларында тапшырулар әзерлибез. Без башка милләтләрнең журналистикасы белән бер үк нәрсә эшлибезме соң? Безгә кем кушты татар турында кайгыртырга, сөйләргә. Ә бәлки мәшәкатьләнмәскәдер? Алдынгы фикерле профессорлар, журналистлар милләтне кору вазыйфасы барлыгын яхшы белә, әмма бу турыда махсус күрсәтмә булмагач, әлеге таләпкә колак салу һәр кемнең үз эше булып санала.
Бигрәк тә хәзер, ассимиляция көчәйгән чорда, милләт милләт булып яшәсен өчен, аны мәгълүмат белән тәэмин итү, әгәр дә информация, мәдәният каналлары татар тарихы турында, мәдәнияте турында, кайда кемнең ничек яшәве турында мәгълүмат таратмаса, шушы мәдәниятне, белемнәрне ташымаса, бу милләт юкка чыгачак.
Бу турыда борчылырга тагы бер сәбәп бар. “Татар-информ” көн саен мониторинг дигән бер белешмә әзерли. Утыз-кырык биттә бүгенге гәҗитләрдә нәрсә язылганына белешмә бирә һәм кичәге радио, телевидение каналларында нинди хәбәрләр чыкканын исемлеген бирә. Әйдәгез, өч каләм кулга алабыз: яшел каләм белән милли тематиканы, зәңгәр каләм белән икътисад һәм социаль мәсьәләләрне сызыйк, кызыл белән сәяси мәсьәләләрне билгелик. Һәр көнне кызыл һәм зәңгәр каләм белән сызылган темалар, нәкъ Русия флагы кебек. Яшел каләме белән сызылган хәбәрләр ягъни этно-мәдәни темалар бәлки ике-өч көнгә бер тапкыр генә очрый.

Димәк, безнең мәгълумат чаралары милләт темасыннан, этнокультура темасыннан качалар. Бер очракларда журналистларның, җитәкчеләрнең милләткә битарафлыгы, кызыксызлыгы моңа сәбәп булса, иң яманы - наданлык, компетентсызлык күренешләре аларга мәҗбүр итә. Журналистларның эш максатларын, кодексларын, уку программаларын да үзгәртергә кирәк. Мәгълүмат чараларын гамәлгә куючылар, учредительләр үзләренең мәгълүмат чараларына андый күрсәтмә бирмиләр. Эшләр хәзердәй барса, милли матбугатны инкыйраз йотып җибәрәчәк. Студентлар да, милли журналистлар да, профессорлар да эшсез калачак. Һәм элекке татар халкы урына ниндидер аңлашылмый торган бер маргиналь һәм милләтсез кеше көтүе калачак.
Илһам Фәттахов, Айсылу Галиева
Илһам Фәттахов. Сез әйткән дәүләтнең идеологик функциясе, ягъни әһәмияте ягыннан беренче функциясе Татарстанны рәсми матбугатында, милли үзаңны тәрбияләү юнәлешендә үзеннән – үзе генә түгел, ә сәясәткә бәйле рәвештә киметелде. Татарстанның дәүләт идеологиясе башка юнәлешләрне, игътисадны беренче планга чыгарды. Рафаэль Хаким “Ватаным Татарстан” да "безнең җиңүебез - бүгенге дәрәҗәбез, уңышыбыз” дигән цитата әйтә.
Ләкин милли үзаң икенче планга субъектив сәбәпләр аркасында гына күчмәде бит! Миңа калса, объектив сәбәпләре дә бар. Татар конгрессының дүртенче корылтаенда шундый фикер яңгырады, Минтимер Шәймиев докладында да "татар телен саклау дәүләт җилкәсендә генә булырга тиеш түгел, гаиләдә дә", ди.
Журналистика идеологик сәясәт үткәрергә теләсә, журналистиканың беренче функциясе дәүләт кулында булырга тиеш һәм Татарстанда ул әлегә дәүләт кулында. Шуңа күрә дәүләтнең идеологик сәясәте милли өлкәсендә ясалма рәвешендә туктатылды һәм гаиләгә күчерелде. Миңа калса, дәүләт ниндидер югары нәтиҗәгә ирешергә теләсә, ул идеологик сәясәт дәрәҗәсендә милли үзаң тәрбияләү, милләт кору эшен башкарырга тиеш. Ә безнең рәсми иҗтимагый шәхси газеталарны анализлаганда, чыннан да, милли үзаң тарихыбызны пропагандалау мәсьәләсе артка чигенеш күрсәтелә. Законнарны белмибез дибез, ләкин дәүләт сәясәте агитация, пропаганда алып бармаган чакта, яки милли үзаңны тәрбиләү турында сөйләп язып тормаганда дәүләт кулындагы журналистика, безнең халык – канына сеңдерелгән, алар мәхкәмә ишеген шакымыйлар. Әгәр дә “Азатлык” радиосы шикелле мисаллар, үрнәкләр китереп, Татарстанның дәүләт радиосы, яки “Яңа гасыр” каналы сөйләп торса, гражданнар шундый мәсьәләләр буенча закон бозылганын күрсәтсә, журналистлар үзләренең репортажларында законны үтәү юлларын, үрнәкләрен күрсәтсәләр, бик урынлы булачак. Моның өчен әйдәп баручы дәүләт кирәк, әйдәп баручы махсус журналистика оешмасы кирәк.
Васил Гарифуллин
Васил Гарифуллин. Беренче-икенче курс студентларына без журналистиканың асыл функцияләрен өйрәтәбез. Ягъни, журналистика нәрсәгә хезмәт итергә тиеш? Нәрсәгә бурычлы? Гадәттә беренче планга без мәгълүмат тарату функциясен куябыз, ләкин милләт кору ягъни журналистиканың милләтне берләштерегә хезмәт итергә тиешлеге турында әйтелми. Гаяз Исхаки моннан йөз элек әйткән иде, матбугатның иң изге вазыйфасы – ул милләт эшләредер. Бу бүгенге мәгълүмат чараларына да кагыла. Безнең татар телендә чыгучы мәгълүмат чаралары күп кенә очракта, әйтик, игътисад темасын яктыртканда, конкуренцияга бирешәләр. Алар үзәк федераль мәгълүмат чараларыннан, әлбәттә, калышалар. Ләкин, аларда милләтне берләштерү функциясе өстенлек ала. Читтә чыгучы татар газеталары, радио, телевидение тапшырулары үрнәгенә бу бик ачык чагыла.

Әлбәттә, Татарстанда да бу функция бик актуаль. Мин әйтмәс идем, милләтне берләштерү функциясе ул милләт турында, милләтнең тарихы турында, безнең әдәбият турында, мәдәният турында, сәнгать турындагы язмаларда гына чагылырга тиеш дип. Юк, әгәр дә әсәр татар телендә языла, әгәр дә ул татар аудиториясенә адресланган икән, бу функция барыбер яши. Бәлки мәгълүмат спорт дөньясына кагыладыр, ләкин ул татарча язылган, бу барыбер милләткә хезмәт итү. Милли мәгълүмат чаралары турында сөйләгәңдә, без әйтергә тиешбез, бу аларның беренче максаты.
Айсылу Галиева. Башка функцияләр шушы милли үзаң функция призмасыннан чыгып тормышка ашырга тиеш. Татарстан башка өлкәләргә, башка илләргә ни өчен толерантлык үрнәге булып тора? Бездә толерантлык – ул татарларының башка халыкларга сабыр итү, башка халыкларга түзем булу. Татарның мескенлеге толерантлык дигән сүз белән алыштырылмады микән? Татарлар түзем, сабыр, ә руслар татарларга һәм башка халыкларга карата толерант микән соң? Матбугатта чыккан материалларда да, кешеләрнең бер-берсеннән аралашулардан да, татар теленең дәүләт теле буларак тормышка ашырыла алмавыннан да, бездә толерантлыкның бер генә яклы булуы күзгә ташлана. Милли үзаң функциясенә кире кайткан вакытта, бу милли тормышка ашырыла алырлык хәл микән соң? Миңа калса, ул мөмкин түгелдер, чөнки бүгенге көндә ике дәүләт басмасы калды: “Ватаным Татарстан” гәҗите һәм “Татарстан” журналы. Башка милли мәгълүмат чараларын “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте йотты. Аның директоры Муратов әйтә: сезнең нәрсә язуыгыз миңа әһәмиятле түгел, сезнең эчтәлегегез миңа кирәкми, сезнең бөтен максатыгыз – акча эшләү. Без укучыларны җәлеп итергә тырышсак, тиражларны арттырырга тырышсак, милли үзаң турында сөйләшә алмыйбыз инде.

Алия Исрафилова
. Татар халкы бүген хәбәрсез дигән фикер белән бик килешәм. Чөнки Татарстан телевидениенең оператив хәбәрләрен тыңласак, татар халкының тормышы турында без белә алмыйбыз. Татарстан каналларыннан мин “Оргсинтез”ның яңа насос алганын беләм, “Камаз”ның яңа технологияләр үзләштерә башлаганы турында беләм, шундый хәбәрләр белән генә без яшибез. “Мәдәният дөньясында” дигән тапшыруны алсак, ниндидер проблема алына икән, ул буш бер тәнкыйтькә әйләнә. Гаяз Исхакыйның иҗатын үрнәккә китерә алам, нинди генә мәкаләсен алсак та, ул проблеманы билгели, иң мөһиме, ул проблемадан чыгу юлларын күрсәтә.

Резеда Зәйни.
Журналистикада мода дигән әйбер бар. Нинди тема модага керә, һәр бер масса күләм чараларының журналистлары шул темага яза. Гаяз Исхакый чорына килгәндә, анда матбугат оештырырга кирәк булган, милләтне саклау проблемалары көн кадагында булган. Туксанынчы елларда милләтне күтәрү, уяту кирәклеге тыела башлаган чорда бу тема яңадан газета-журналларның беренче битенә менде. Бу тема бүген модадан төшеп калды. Әгәр дә журналист милли темага язса да, бүген масса күләм чарасы – ул товар бит, ул журналист игътибар үзәгендә булмаячак, мода да булмаячак, аны укымаячак. Һәрбер журналистның иң билгеле журналист буласы килә, шуңа күрә артистлар турында яза, тәнкыйтьли, сенсация артыннан куа һәм берничек тә миллилек турында яза алмый. Бәлки миллилек модага кергән заманалар килер.
Римзил Вәли. Менә шулай итеп Казан универститетының журналистика, социология факультетының татар журналистикасы кафедрасында милли үзаң тәрбияләү, милләт кору функциясенә җитди карыйлар. “Азатлык” радиосы тапшырулары FМ каналында ”Яңа гасыр” станциясе аша яңгырамый башлагач, җирле радио эфирда милли тематика югалмаска тиеш.

Бу шартларда ”Азатлык” ның Татарстандагы аудиториясе бераз кимесә дә, башка төбәкләрдә хәл элеккечә кала. Димәк, хәзерге шартларда Татарстанда да, чит төбәкләрдә дә алдынгы фикерле, мәгълумат технологияләрен үзләштергән милли зыялылар, бигрәк тә яшьләр, ”Азатлык”ны кыска дулкынлы радиоалгычлар һәм Интернет аша тыңлый һәм укый алалар. Татарларының ябылмаган газета-журналларына, телевидение, радио каналларына милли үзаң тәрбияләү миссиясе билгеләнмәсә, бу инкыйразның артабан һөҗүменә уңайлы шартлар тудырачак. Милләтне мәгълүмат белән тәэмин итү, тарихи һәм гражданлык, ватандашлык хисе тәрбияләү өчен мәдәниятне, тарихны, хокукны яхшы белгән фикерле журналистлар тәрбияләү бурычы торган саен актуальләшә бара. Әгәр дә чын милли журналистлар әзерләнмәсә, мәгълумат чаралары һәм аларны гамәлгә куючы дәүләт структуралары, милли җәмагатьчелек татар халкы мәнфәгатьләрен яклау бурычын куймаса, инкыйраз тиз арада халыкны җиңеп чыгачак. Ә бу бер татар милләтенең генә түгел, гомумән, демократиянең, гуманизм принципларының җиңелүе булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG