Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:59

Равза Рамазанова: Сочидагы җитәкчелек олимпиадага мәчетне вакытлыча гына куеп тормакчы


2014нче елгы кышкы олимпияда уеннары Сочида уздыру билгеле булгач, андагы мөселманнар ниһаять мәчет була дип сөенгән. Чөнки олимпиада күп кенә мөселманнар киләчәк һәм аларга гыйбәдәтхәнә кирәк булачак. Ләкин шәһәр җитәкчелеге мәчет төзүгә каршы.

Сочида 2014 елны узачак халыкара Олимпия уеннарына әзерлек башланды. Төрле төзелешләргә шактый акчалар бүленәчәге әйтелде. Сочида яшәүче мөселманнар да мәчет төзеләчәгенә ышанды. Ник дигәндә халыкара чарага күп кенә мөселманнар да киләчәк. Ләкин шәһәр җитәкчелеге мөселманнар гыйбәдәтхәнәсен төзүгә элек тә каршы булган, Олимпиадага да вакытлыча гына мәчет куеп куеп торырга исәп тота ди Сочидагы “Ясин” оешмасы җитәкчесе Равза Рамазанова:

“Олимпиадага килүчеләр берсе дә мәчет бармы дип кызыксынмый. Җитәкчеләр пластиктан вакытлыча мәчет куеп торырга тели, ә олимпиада беткәч аны алып атачаклар”, - диде.

Ә шәһәр җитәкчелеге нәрсә ди?

- Ә алар мөселманнарның эзе дэ булмасын, диләр. Сочида 20гә якын чиркәү төзеделәр, үзәктә тәре куйдылар. Ә мөселманнарга мәчет төзәргә ирек бирмиләр. Инде ирләр җыелып мәчет төземәкчеләр иде, рөхсәт итмәделәр. Миңа безнең Сочи архитекторы “Ә сез нәрсә белмисезме, бу бит мөселман түгел, православ җире”, - диде. Мин иcә кемнең җире булуына карамастан, без барыбыз да монда яшибез, дип җавап бирдем.

Сочидагы мөселман оешмасы башлыгы Равза Рамазанова инде 15 ел эшли, аңа хәтле дә мәчет төзүне сорап мөрәҗәгать итүчеләр булган. Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин да сорады ди, Равза Рамазанова:

Равил Гәйнетдин президент Владимир Путинга да әйтте, аннары миңа чит илдән архитектор шалтыратты һәм мәчет утрауда булыр, диде. Хәзер мәчет идән астында урнашкан -Адлерский районда 4 бүлмәм бар. Кумасалар ярый инде. Кешеләр үлгәч яки кунаклар шунда килә. Монда мөселманнарга караш бик начар”, - ди ул.

- Ә башка милләттәге мөселманнар мәчет булмауга канәгатьсезлек белдермиләрме?

- Алар барысы да курка.

Димәк, 2014нче елга Олимпиадага мәчет булыр дигән өмет юк?

- Алар вәгъдә итәләр. Әмма вакытлыча гына булыр, диләр.

“Ясин” мөселман оешмасы җитәкчесе Равза Рамазанова җитәкчеләр Сочины правослау җире дип әйтәләр ди. Ә анда 20 мең мөселман яшәве искә алынмый.

XS
SM
MD
LG