Accessibility links

Европа Борис Тадичның сайлануын хуплый


Вена - Европа хөкүмәтләре Сербиядә көнбатыш яклы намзәт Борис Тадичнең җиңүен хуплап каршы алды. Европа Комиссиясе президенты Жозе Мануэль Баррозо бу хәбәрне "Сербиядә демократиянең җиңүе" дип атады. Берлекнең тышкы сәясәт башлыгы Хавиер Солана, Берлек Сербияне үзенә якынайту сәясәтен тизләтергә тели, диде.

"Без Сербия белән якынлашу эшен дәвам итәчәкбез, аны мөмкин кадәр тизрәк Европага таба борачакбыз. Минемчә - бу халыкның күпчелегенең теләге."

Сербиягә Европа Берлегендә әгъза булырга Австрия, Франция һәм Германия ярдәм итәчәкләрен белдерде. Тадичның сайлануын Хорватия дә хуплады.

Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасы якшәмбе көнне узган сайлау халыкара демократия стандартларына туры килде, дип белдерде.

Косово җитәкчелеге сайлау нәтиҗәсе белән канәгать булганын белдерде һәм якын арада төбәк бәйсезлек игълан итәчәк, диде.
XS
SM
MD
LG