Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 11:59

Петербурда Британ Шурасы бинасыннан китте


Петербур - Азатлык хәбәрчесе Татьяна Вольтская хәбәр итүенчә, Британ Шурасының Петербурдагы вәкилчелеге әйберләрен җыеп бинадан киткән. Эшне вакытлыча туктату турында игълан алынган, җиһазлар, китапханә тартмаларга җыелган. Биредә 31 гыйнварга кадәр Британиянең 2 ватандашы һәм 18 Русия кешесе эшләде. 1 февральдән аларның эш килешүләре туктатылган. Матбугат вәкиле Станислав Смирнов сүзләренә караганда, офис узган атнада ябылган, китапларның иң зур өлеше Лермонтов китапханәсенә тапшырыла.

XS
SM
MD
LG