Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 11:12

Демократия тудырган албасты: Гитлерның хакимияткә килүе


Адольф Гитлерның Германиәдә хакимияткә килгәненә 75 ел...Андый хәл кайчан да булса тагын кабатлана аламы? Тотрыксыз бу заманда әлеге сорау да төрле фикерләр уята.


Британиянең Шеффилд Университеты галиме, тарихчы Иан Кершау, үзенең Интернэшнл Гералд Трибун (IHT) басмасында чыккан мәкәләсендә башта Гитлер хакимияткә килгән чор һәм ул вакытлардагы сәяси шартлар белән таныштыра.

"Гитлер халыкның ирекле сайлау юлы белән, либераль конституциясе булган демократик бер илдә хакимияткә килде. Демократия Германиядә 1919 елда сугыш беткәннән соң урнашты, әмма бер кайчан да алман элитасы, бигрәк тә аның байлары һәм хәрбиләре тарафыннан кабул ителмәде. Сугыштан соңгы илдә бик тирән сәяси, социаль һәм мәдәни каршылыкларда демократия үсеше авыр барды, аның иң чәчәк аткан чагы 1924 белән 1928 еллар арасына туры килде. Алай да алманнар – демократия безнең өчен түгел дигән хис белән яшәде ул чакта. Шуңа да халык нациларга өмет баглады, Гитлер алар ишетәсе килгәннәрне сөйләде. "

Нациларның хакимияткә килүен саннар белән күзәтик:

1928 ел сайлавында алар 2.6% алган
1930 елда 18%тан күбрәк тавыш алган
1932 елда 37%тан да арткан

75 ел елек булган хәлләрнең кабат әйләнеп кайту ихтималы юк түгел, дип яза басма. Европага карыйк. Соңгы елларда үзләренә бик күп мөһаҗирләр кабул иткән илләрдә нео-фашист хәрәкәтләре көчәйде. Президент Слободан Милошевич кабызып җибәргән серб милләтчелеге, аның нигезендә башланган этник чистартулар һәм сугыш – әле дә онытылмаган.

Бүгенге көндә дә оста җитәкчеләр демократияне үз илләрендә автократик режим урнаштырыр өчен куллана. Русияне шуңа таба президент Владимир Путин алып бара. Моның чагылышлары хакимият президент Уго Чавез кулында булган Венесуэлада күзәтелә.

Зимбабведә президент Роберт Мугабе демократияне бер кеше хакимиятенә әйләндерде. Пакыстанда, президент Пәрвәз Мөшәррәф хәрби киемен салса да, демократия исеме астында хәрбиләр хакимияте яшәп килә. Иң күп борчылу уятканы да - Иран. Президент Мәхмүд Әхмәдиниҗад халыкның аны яклавын – куркыныч тышкы сәясәт алып бара башлавы өчен кулланды, дип яза IHT күзәтүчесе.

Мондый мисалларны тагын дәвам итеп булыр иде. Алай да хәзерге заманда дөньяның кайсы булса да илендә Гитлер хакимияте кебек бер режим урнаша аламы дигән сорауга яңа тарих профессоры Иан Кершау, хәзер вазгыять башка төрле, ди.

"Бүген дөньяда булган сәяси вазгыятьне 75 ел элеккесе белән чагыштырып булмый. Елек Гитлер кебек кешенең хакимияткә килүен алдан күреп кисәтүче БМО, Европа Берлеге, Дөнья Банкы, Халыкара Валюта Фонды – кебек халыкара күзәтүче оешмалар булмаган", ди тарихчы.

XS
SM
MD
LG