Accessibility links

Кайнар хәбәр

2007 елның иң популяр төркеме – “ЭССЕ”


2007 елның иң популяр төркеме – “ЭССЕ”
2007 елның иң популяр төркеме – “ЭССЕ”

“Азатлык”ның яшьләр тапшыруында кунакта Татарстан яшьләре арасында үткәрелгән сораштырулар буенча 2007 елның иң популяр “ЭССЕ” төркеме җырчылары - Нияз Вәлиев һәм Айрат Ильясов.

“ЭССЕ” төркеме быел февраль аенда Татарстанның төрле районнарында үтәчәк “Яшьләр ни генә кыланмый…” проектының төп әйдаманнары булачак. Шулай ук аларга Иркә, Салават Миңнеханов кушылачак.


Нияз Вәлиев
Журналист Рөстәм Исхакый һәм “Эссе” төркеме җырчысы Айрат Ильясов

“Эссе” төркеме - Нияз Вәлиев

“Эссе” төркеме - Айрат Ильясов

Нияз Вәлиев 15 яшькә кадәр татар җырларын бөтенләй тыңламаган, чит ил музыкасын үз иткән. Гитарада уйный башлагач “Ленин”исемендәге мәдәният йортында продюссер Айрат Волков белән таныша һәм татар эстрадасын акрынлап өйрәнә башлый. Өлкән яшьтәге җырчылар белән тдуслаша. Күп вакыт Гөлнара Тимерҗанованың иҗат төркемендә гитарист була. Шунда ул Айрат Ильясов белән таныша һәм күпмедер бергә эшләгәннән соң “ЭССЕ” төркемен оештыралар.

Айрат Ильясов мәктәп вакытыннан ук “Алмагачлары”, “Авыл көй”ләрен җырлап йөри, аннан 4 елга якын Миңгол Галиев дәресләрен ала. Шуннан Гөлнара Тимерҗанова белән җырлый башлый, Нияз белән таныша.

Узган ел “ЭССЕ” төркеме “Кызган таба” бәйсез татар клуб музыкасы фестивалендә “Иң популяр төркем” номинациясендә җиңде. Яшьләр алар өчен бик күп тавыш бирә. Хәзер алар “Айфара”, “Казан егеләре”ннән дә текәрәк булып чыгалар, ди татар яшьләренең күпчелеге.

Хәзерге вакытта алар “Барс Медиа” оешмасы белән хезмәттәшлектә. Нияз җырларга сүзләр (мәсәлән – “Тырыш улым!” җыры) һәм көй яза. Алар шулай ук Ләйлә Дәүләтова кебек шагыйрәләр белән иҗади элемтәдә торалар. Әлеге төркемне башлаганда болай җитди килеп чыгар дип уйламаганнар, беренче җырлары “Тик күренмә күземә була”.

“ЭССЕ” егетләре икесе дә өйләнгән, аңа карап аларның популярлыгы кимемәгән, бары тик бераз аларның тышкы кыяфәтләренә гашыйк җанатарларының саны азайган.
XS
SM
MD
LG