Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфа һава аланында күк аязайды


Уфа һава аланы тирәсендә барган каршылыкларга нокта куелды.Каршылыклар һава аланына федераль министрлык үз кешесен билгеләгәч башланган иде. Башкортстан хакимияте федераль министрлык билгеләгән баш белән ризалашмый үз кешесенә өстенлек бирде, нәтиҗәдә бер үк вакытта ике баш җитәкчелек итте. Инде һава кампаниясенә яңа баш билгеләнде. Ул - Салават Кутушев. Салават Кутушев моңа кадәр федераль милек министрлыгының Башкортстан идарәсен җитәкләде. Рәсми булмаган чыганаклар аны билгеләү өчен Башкортстан Президенты зур көч салган, дип ирештерә.
Уфа һава аланы Русия милке булып санала. Башкортстан хакимияте соңгы чорда аны республика милке итеп күчерү эшләре алып бара. Яңа баш бу эштә федераль министрлык җырын җырлармы, яки республика хакимияте яклы булырмы, әлегә билгеле түгел.
XS
SM
MD
LG