Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 02:55

Будапешт читтәге маҗарларны кайгыртуын дәвам итә


Маҗарстанның парламент бинасы

Маҗарстанның парламент бинасы

Маҗарстан парламенты илдән читтә яшәүче милләттәшләр мәнфәгатьләрен кайгыртучы яңа конституцияне тавышка куя.

Маҗарстан парламенты бүген илнең яңа конституциясен тавышка куя. Оппозициянең каршылык чараларына карамастан хакимият күпчелеген тәшкил итүче депутатлар төп канунны хуплар дип көтелә.

Хокук яклаучылар яңа конституция хакимиятнең вәкаләтләрен арттыра, ватандашлык иреклекләрен чикли дип саный.

Хакимият исә бу конституция Маҗарстанга коммунизмнан демократиягә күчү юнәлешендә 20 ел элек башланган эшне тәмамлау икътисадны ышанычлы юлга бастыру һәм элекке хөкүмәткә комачаулап килгән сәяси җәнталларны булдырмау мөмкинлеге бирә дип белдерде.

Премьер-министр Виктор Орбанның сүзчесе Петер Сиярто “Парламент һәрбер маҗар кешесе горурлана алырдай яңа төп канунны расларга җыена”, - диде.

Виктор Орбан
Орбанның Фидес фиркасе һәм аларның кечерәк беректәше булган Христиан Демократлар фиркасе бер ел элек узган сайлауда парламенттагы урыннарның өчтән ике күпчелеген яулаган иде.

Илнең читтәге маҗарларны яклау һәм аларны үзе тирәсендә берләштерү сәясәтенә яңа конституциядә дә зур урын бирелә.

Һабсбург империясе таркалганнан соң барлыкка килгән дәүләт чикләренең тышкы ягында, күрше илләрдә яшәүче күпсанлы маҗарлар турында конституциянең кереш сүзендә үк әйтелә.

Конституциянең D маддәсендә исә “Берләштерелгән маҗар милләте идеаллары нигезендә, Маҗарстан үз чикләреннән читтә яшәүче маҗарлар язмышы өчен дә җаваплылык хисенә ия булырга, аларның исәнлеге һәм тәрәккыяте өчен тырышырга тиеш һәм аларның маҗар мәдәниятен саклау тырышлыкларын яклаячак, аларның үзара һәм Маҗарстан белән хезмәттәшлеген кайгыртачак”, - диелә.

Бу инде илнең читтәге маҗарларга хокуклар һәм хәтта ватандашлык бирү сәясәте дәвам итәчәк дигәнне аңлата.

Маҗарстанның яңа конституциясе бу яктан Татарстан конституциягенә дә беркадәр аваздаш. Татарстан конституциясенең 14 маддәсендә “Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә”, - диелә.

XS
SM
MD
LG