Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыров хокук яклаучыга каршы мәхмәдә видеоэлемтә аша катнашачак


Рамзан Кадыров
Рамзан Кадыров
Чечня президенты Рамзан Кадыров “Мемориал” кеше хокукларын яклау үзәге җитәкчесе Олег Орловны хөкем итүче мәхкәмәдә видеоэлемтә аша чыгыш ясаячак.

Кадыров Орловны үзенә яла ягуда гаепләм мәхкәмәгә биргән иде.

Кадыров баштарак мәхкәмәгә килергә җыенса да, соңрак анда видеэлемтә аша гына чыгыш ясау мөмкинлеге бирүне сорады.

Мәхкәмә 28 апрельгә билгеләнгән. Хокук яклаучы үз гаебен танудан баш тарта.

Чечнядә хокук яклаучы Наталья Эстемированың үтерелүе өчен җаваплылыкны Орлов Чечня җитәкчесенә йөкләгәннән соң Кадыров аны яла ягула гаепләде.
XS
SM
MD
LG