Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мински шартлавына бәйле тоткарланганнарга гаепләү 23 апрельдә белдереләчәк


Мински метросында шартлау оештыруда шикләнелүчеләргә гаепләүләр аларның тоткарлануына 10 көн тулганда, 23 апрельдә белдереләчәк.

Бу җинаятьне тикшерү барышында Витебски шәһәреннән биш яшь кеше, шул исәптнтән бер кыз тоткарланды.

Белорус КГБсы аларның исемнәрен атамаса да, төп шикләнелүчеләрнең исемнәре инде интернетка чыкты. Алар Дмитрий Коновалов һәм Влад Ковалев.

Бер атна элек булган шартлау нәтиҗәсендә 13 кеше һәлак булды. Яраланганнарның 142-се әле дә хастаханәдә. Аларның 20-се авыр хәлдә.
XS
SM
MD
LG