Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:18
Финляндиядәге милләтче евроскептик фирка якшәмбе көнне үткән сайлауда зур уңышка ирешеп өченче урынны яулады.

Чын финнар исемле фирка җитәкчесе Тимо Соини якшәмбе көнне журналистлар белән очрашуда үз фиркасенең хакимият коалициясенә кушылуына өметләнүен белдерде.

19 процент тавыш җыйган “чын финнар” яңа парламентта 39 урынга ия булачак. Хәзерге парламентта алар алты урынга гына ия.

Консерватив Милли коалиция фиркасе 44, социал демократлар 42 урын алачак.

XS
SM
MD
LG