Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:39

Минскидагы метро шартлавын тикшерү барышында таякның юан башы кайбер сәяси вәкилләргә һәм бәйсез журналистларга да эләгергә мөмкин. Беларус президенты бәйсез матбугат чараларына кизәнә.

11 апрель көнне Минскидагы террор гамәле илнең бар тормышына тәэсир итте. Беларус президенты Александр Лукашенка килеп туган хәлне үзенең икътисади өлкәдәге булдыксызлыгын яшерү өчен куллана. Ул илдәге валюта проблемы, азык-төлек җитмәү һәм метродагы шартлауны бер казанда кайнап чыккан мәсьәлә буларак бәяләде.

Һәм иң кызыгы бу шартлауда кайбер сәясәт вәкилләре һәм интернет массакүләм мәгълүмат чараларның да гаебе булырга мөмкин икән. Һәрхәлдә Лукашенка белдерүләре шуңа ишарәли. Ул демократиядән гарык булуын әйтте.

Шартлау булып узганнан соң, Беларус дәүләт басмалары бер төрле мәгълүмат бирсә, интернет мәгълүмат чараларында бөтенләй үзгә фикерләр урын алды. Һәм алар арасында җәмәгатьчелек игътибарын читкә юнәлтү өчен бу шартлауны хөкүмәт үзе оештырган булырга мөмкин дигән язулар да бар иде.

Илнең баш прокуроры Григорий Василевич дәүләт телевидениесеннән чыгыш ясап, бу бәйсез журналистларны тәнкыйтькә тотты. Ул икътисади проблемнардан халыкны “читкә” алып китү өчен әлеге җинаятьнең хакимият тарафыннан махсус эшләнүе турындагы сүзләрне “көлке тудыра торган һәм хурлыклы” дип атады.

Халык дәүләт басмаларына ышанып бетми

Кайбер белгечләр бу шартлауның тикшерү нәтиҗәләре нинди булуына карамастан, ул һичшиксез бәйсез массакүләм мәгълүмат чараларын авызлыклау өчен файдаланылачак дип саный.

Солидарность” интернет газетасы баш мөхәррире Александр Старикевич сүзләренчә, күпләр хакимият тәкъдим иткән мәгълүматка ышанып бетми.

“Шуңа җитәкчелек бәйсез мәгълүматларны “авызлыклап”, бу хәлне туктатмакчы була”, ди ул.

Старикевич фикеренчә, хакимияткә барлык мәгълүматка монополия булдырган кебек тоелса да, аның уңай нәтиҗәсен сизми.

“Ә халык бәйсез мәгълүмат эзли”, ди ул.

Шуңа хәзер Лукашенкага мәгълүмати даирәне контрольдә тоту авырлаша бара. Чөнки интернетка керүчеләр саны соңгы дистә елда шактый артты. Бөтендөнья банкы мәгълүматларына караганда, 1999 елда ул бер процент булса, 2008 елны инде 32% тәшкил иткән.

Министрлык кисәтү ясады

“Наша нива” баш мөхәррире Андрей Дыньконы бу теракттан соң бәйсез журналистларны авызлыклауга ишарәләгән рәсми белдерүләр борчый. Аның фикеренчә, бу халык белән хакимият арасындагы упкынны тагын да тирәнәйтәчәк.

“Шулай да интернет һәм иярченле телевидениене тамырына тулысынча балта чабып булмый”, ди ул.

Җомга көнне инде мәгълүмат министрлыгы “Наша нива” һәм “Народная воля” газетларына кисәтү ясады. Һәм бу хакимиятнең терактны бәйсез мәгълүмат чараларын “кысу” өчен кулланылырга мөмкин дигән фаразларның тормышка ашуына беренче дәлил булып тора.

XS
SM
MD
LG